ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Васил Шәйхразиев “Лидерлар мәктәбе”ндә яшь хәбәрчеләр белән үз тиңнәре кебек аралашты
Казан мэры чемпионатка кадәр башкаланы чәчәкләргә күмәргә кушкан
19 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше видеосы барлыкка килде
Татарстан укучылары Италиядә математика олимпиадасында җиңгән

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде

16 март 2018, 12:12

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде "Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез", - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.
(Казан, 16 март, "Татар-информ"). 2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. 
 
«Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар! 18 мартта без ил Президентын сайлыйбыз. Сайлау кампаниясе катлаулы сәяси шартларда үтә. Көчле, яңарыш кичерә торган Россия дөньяда беркемгә дә кирәкми. Ул бары тик Россиянең күпмилләтле халкына кирәк. Татарстан һәм татарстанлылар үзләрен бердәм илнең мөһим өлеше итеп хис итәләр. Россия - безнең Ватаныбыз! Сайлауларның  эчтәлекле үтүе республиканың уңышлы үсеше  белән бәйле. Гражданнарның күпчелеге әлеге юнәлешне хуплыйлар һәм иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклап калуны телиләр. Ил җитәкчелегендә көчле һәм абруйлы лидер торуы мөһим - халкыбыз шул фикердә. Аның эше һәм сәяси курсы һәр кеше өчен аңлаешлы булырга тиеш.
 
Кадерле дуслар! Сезне тавыш бирүдә актив катнашырга чакырам. Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез.
 
Сайлау участокларында очрашканга кадәр! Безнең илебез, безнең президентыбыз, безнең ихтыяр!» - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә.
 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10