ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанның биш югары уку йорты студентлары Россия Хөкүмәте стипендиясенә дәгъва итә алачак

16 март 2018, 15:27

Россия Мәгариф министрлыгы 2018-2019нчы уку елында Хөкүмәт стипендиясендә катнашырга хокуклы вузлар исемлеген һәм квоталарны раслады.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы киләсе елда илнең кайсы вузларында ничә студент һәм аспирант аена 5 мең сум күләмендә Хөкүмәт стипендиясен алачагын раслады, дип яза «Российская газета».

Биредә сүз икътисадны технологик яктан үстерү һәм яңартуда өстенлекле юнәлешләр хакында бара. Нәтиҗәдә, югары уку йортларында белем алучы 3,6 меңнән артык студент һәм 300ләп аспирант Хөкүмәт стипендиясенә дәгъва кыла алачак. Мондый вузларның күбесе Мәскәүдә (20), Санкт-Петербургта (13) һәм Казанда (5 – КФУ, КДАТУ, КДЭУ, КИТТУ-КАИ һәм КИТТУ-КХТИ). Казанда 200 студент һәм 16 аспирант өчен квоталар бирелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10