ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дип саный

16 март 2018, 17:42 , Фото: protatarstan.ru

Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дип саный Халыклары ассамблеясенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе сайлауга бару Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы икәнен әйтте.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", "Татарстан"). Татарстан Халыклары ассамблеясенең яшьләр юнәлеше җитәкчесе Тимур Кадыйров сайлауга бармау киләчәгеңне уйламау дигән фикердә булуын әйтте.

"Сайлауларга барам, алай гына да түгел, бу Россиядә яшәүче һәр гражданинның бурычы дип саныйм. Бармау, димәк, киләчәгеңне уйламау дигән сүз. Кемнеңдер карары белән килешү, шуңа сүзсез генә риза булу.

Мин, нигездә, Татарстандагы Үзбәкстан яшьләре белән эшлим. Үзем дә Үзбәкстанда туып-үскән егет. Казан исә икенче туган шәһәремә әйләнде. Монда бар халыкларга да мөнәсәбәт яхшы, дустанә. Төрки халыклар булган – үзбәк, казах, таҗиклар белән татарларның аеруча уртак яклары күп. Дин бер, гореф-гадәтләр охшаш дигәндәй. Шулай булгач, Татарстанда үзебезне бер дә ят итеп хис итмибез.

Яшьләребезнең актив тормыш белән яши. Төрле бәйрәмнәр, фестивальләр, дисеңме… Әле менә 21 мартта булачак “Үзбәк гүзәле” конкурсына әзерләнәбез. Күптән түгел “Таҗик гүзәле” үтте. 24 мартта булачак “Нәүрүз” бәйрәмен оештыруда да актив катнашабыз. Кыскасы, күңелле яшибез", - диде Тимур Кадыйров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10