ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды
Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Татар хор музыкасының “XXI гасыр энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана
Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр

Җәмгыять

Актанышның Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

16 март 2018, 22:00 , Фото: aktanysh-rt.ru/

Актанышның Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашты.

(Актаныш, 16 март,"Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Бүген Актаныш районы Такталачык коррекцион интернат-мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте, дип яза район газетасы.

Әлеге истәлекле чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов, күрше районнарның коррекцион мәктәп-интернаты директорлары, район мәктәпләре директорлары, Такталачык коррекцион интернат-мәктәбендә озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы-тәрбиячеләр катнашты.

Бәйрәм чарасы башланыр алдыннан кунаклар мәктәп-интернат тормышы, беренче директорлары Нәҗип Газизов исемендәге музей белән таныштылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тормышка әзерләү биредә өч төрле юнәлеш белән алып барыла. Чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы, столярлык эше, тегү хезмәте буенча балаларның ничек шөгыльләнүләрен үз күзләре белән күрделәр.

Станислав Андреев, Энгель Фәттахов шушы балаларны киләчәк тормышка әзерләүдә зур көч куйган, аларга икенче гаилә җылысы бүләк иткән мәктәп-интернат коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

14 ел инде мәктәп белән җитәкчелек итүче Алмаз Хаҗиев үз чиратында кулга-кул тотынып эшләүче коллективына, килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барган чара һәркем күңеленә хуш килде.

Белешмә: Такталачык коррекцион мәктәп-интернатында бүгенге көндә 52 укучыга 16 укытучы, 8 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10