ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Минзәлә театры Сергей Потаповны кабат Татарстанга алып килә

16 март 2018, 20:12 , Фото: Михаил Захаров

Минзәлә театры Сергей Потаповны кабат Татарстанга алып килә Сергей Потапов – танылган театр режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты.

(Казан, 16 март, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театрында “Иблис” трагедиясен чыгарып, татар театры дөньясына яңалык алып килгән Саха режиссеры Сергей Потапов Минзәләгә икенче спектаклен куярга килә. “Без Бертольд Брехтның “Мамаша Кураж” әсәрен сайладык. Аны Сергей Потапов үзе тәкъдим итте. Ул “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты акчаларына куела. ”, - диде театр директоры Роберт Шәймәрданов.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында барлыгы дүрт спектакль чыгарачак. Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар”ын тетарның баш режиссеры Дамир Сәмерханов куя. Зиннур Сөләйманов Гогольнең “Ревизор”ын сәхнәләштерәчәк. Проектның дүртенче спектакле – “Щелкунчик”. Ул Петр Чайковский музыкасы белән куелачак. “Менә кечкенә генә бер театр шундый зур проектлар белән яна”, - ди Роберт Шәймәрданов.

Искәртеп үтәбез, соңгы тапкыр әлеге әсәрне татар сәхнәсендә Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куйган иде. Кураж анакай образын Исламия Мәхмүтова гәүдәләндерде. Спектакль тәрҗемә әсәре өчен мөмкин булган кадәр уңышлы барды.

Мәгълүмат өчен. Сергей Потапов – танылган театр режиссеры, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты. Татарстанның тагын ике театры – Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры һәм Әлмәт татар дәүләт драма театры да Сергей Потапов белән хезмәттәшлек итү теләген белдергән иде. Әлегә бу хакта өстәмә мәгълүмат юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10