ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Дин

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе имамнар белән очрашты

17 март 2018, 02:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе имамнар белән очрашты
Чүпрәле районында 27 мәчет бар. Аларның барысының да имамнары билгеләнгән.

(Чүпрәле, 17 март, "Татар-информ", "Туган як", Резедә Җамалтдинова). Кичә мәчетләрнең имамнары Чүпрәле районы үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетенә җыелды. Аларның да уртага салып сөйләшер сүзләре, фикерләре дә күп. Аларны тыңларга район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гафаров һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов килде. Очрашуны "Җәмигъ" мәчетенең имамы Гомәр хәзрәт Коръәннән сүрәләр укып башлап җибәрде. Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов районның ислам диненең караган оешмаларының бүгенге хәле белән таныштырганнан соң сүзне Марат Гафаров алды.

Районга яңа килгән кеше буларак шуны әйтәсем килә, һәр татар авылында мәчет барлыгын күргәч, бик шатландым. Чөнки динебез бары тик яхшылыкка өнди бит безнең,-дип башлады ул сүзен. –Балаларыбыз ислам кануннарын белеп үссә, интернетта утырганчы мәчетләргә килсә, дин сабаклары алса – монысы да бик яхшы буласы. Районыбызда тагын шунысы бар - монда традицион булмаган ислам тарафдарлары юк.

Киләчәк буынга да, бүгенгесендә дә ислам диненә карата мәхәббәт тәрбияләу, халкыбызның акланып-пакъланып мәчетләргә йөрүен булдыру күп вакыт сездән тора,- дип дәвам итте сүзен Марат Гафуров. Ул, шулай ук, имамнарны район җитәкчесе буларак, нинди эшләр башкарырга планлаштыруы белән таныштырды. Сорауларга җаваплар бирде.

Чүпрәле районында 27 мәчет бар. Аларның барысының да имамнары билгеләнгән. 2017 елда мәчетләр дини оешма буларак рәсми теркәлү үттеләр.

Очрашу барышында мөфтият исеменнән бүләкләр дә бирелде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10