ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Спорт

Яңа поселогында ату спорты буенча ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты

17 март 2018, 01:00 , Фото: tukai-rt.ru/

Яңа поселогында ату спорты буенча ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты Призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм грамоталар, ә җиңүче-командалар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

(Тукай районы, 17 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Тукай районы Яңа бистәсенең спорт залында ату спорты буенча район чемпионаты һәм шәхси-командалы беренчелегенә ярышлар үткәрелде. Анда авыл җирлекләре һәм мәктәпләрнең җыелма командалары көч сынашты. Барысы бергә ярышларда 90нан артык тукайлы катнашты, дип яза җирле басма.

Мәктәп укучылары арасында призлы урыннарда Нина Касакина (Борды), Диана Чернова (Борды), Гөлназ Мәүләвиева (Иске Абдул), ә малайлар арасында Илгиз Сәетгәрәев (Иске Абдул), Айдаш Гыйззәтуллин (Сәмәкәй) һәм Азат Гәрәев (Яңа поселогы) калдылар. Шәхси беренчелеккә көрәш алып барган авыл җирлекләре арасында хатын-кызлардан Регина Малахеевага (Мәләкәс) тиңнәр булмады. Эльмира Кашапова (Күзкәй) – икенче, Гөлгенә Мәүләвиева (Иске Абдул) өченче урынны алдылар.

Ир-атлар арасында Валерий Утяшовка (Борды), Владимир Карповка (Күзкәй) һәм Марат Фазылҗановка (Яңа бистәсе) тиңнәр булмады. Ә пенсия яшендәге ир-атлар арасында призлы урыннарны Салават Габдуллин (Калмаш), Илдар Сабиров («Татарстан» совхозы бистәсе) һәм Михаил Никифоров (Мәләкәс) яулап алдылар.

Мәктәпләр арасында беренчелекле Борды мәктәбе алды. Сәмәкәй белән Иске Абдул авыллары мәктәпләре икенче, өченче урыннарда калдылар.

Авыл җирлекләре командалары арасында Мәләкәс, Күзкәй, Иске Абдул җирлекләренә тиңнәр табылмады.

Призлы урыннар алган спортчылар медальләр һәм грамоталар, ә җиңүче-командалар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10