ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Фән һәм мәгариф

Әлмәт районы Габдрахман авылында яңа бакча ачылды

17 март 2018, 19:00

Әлмәт районы Габдрахман авылында яңа бакча ачылды Ике катлы балалар бакчасы төзелү эш урыннарын да арттырган, яңа штатлар булдырылган.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының Габдрахман авылында зур бәйрәм – өр–яңа “Ландыш” балалар бакчасы ачылды. 60 урынга исәпләнгән бакча Президент программасы буенча төзелде, дип яза җирле басма.

Ә якташлары Шәфәгать Тәхаветдинов һәм Җәләевләр гаиләсе матди-техник база өлешендә, затлы җиһазлар белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәткән. Тантаналы ачуда район башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Ул “Ландыш”ның иң заманча балалар бакчасы булуын билгеләп үтте.

- Әлеге балалар бакчасы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Шәфәгать Тәхаветдиновның инициативасы белән барлыкка килде. Балалар бакчасы Евпропа дәрәҗәсендә булсын өчен зур иганәчелек ярдәме күрсәтелде. Бүгенге вакыйга Габдрахман авылында мәгариф өлкәсе өчен зур этәргеч бирер дип уйлыйм. Гомумән, авылларны үстерү безнең өстенлекле юнәлеш санала. Авылларның социаль инфраструктурасын үстерү буенча Президент программалары эшли, – диде район башлыгы.

Ул габдрахманлыларның актив булуларын да искәртте. Үзсалымда да теләп катнашалар, балалар мәйданчыклары төзелә, узган ел суүткәргечләрен алыштырганнар. Тәхаветдиновлар гаиләсе ярдәме белән биредә җәен зур парк ясалачак, тиңе булмаган спорткомплекс төзелә.

– Авылда 25 метрлы бассейны да булган бу бердәнбер комплекс булачак, – диде Айрат Хәйруллин.

Моңа кадәр авылда балалар бакчасы бар иде. Яңасы төзелгәнгә карап, аны сүтмиләр, капиталь ремонттан анда ясле төркемнәре ачу планлаштырыла.

Яңа “Ландыш” чынлап та искитәрлек килеп чыккан. Якты төсләргә буялган диварларның һәрберсендә заманча рәсемнәр беркетелгән. Хореография бүлмәсе стенасы тоташ көзгедән ясалган. Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә аерым бүлмә җиһазландырылган. Төркемнәр дә күз явын алырлык, затлы келәмнәр, заманча уеннар. Хәтта аяк киемнәрен киптерергә астан җылытылучы махсус шкафка кадәр бар. Бассейнда балалар рәхәтләнә. Бакча хезмәткәрләре дә, әти-әни һәм балалар да шат.

Сүз уңаенда, ике катлы балалар бакчасы төзелү эш урыннарын да арттырган, яңа штатлар булдырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10