ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Можгада үткән Коръән укучылар бәйгесен балалар бәяләгән
Татар теле олимпиадасына Гарәп Әмирлекләреннән килгән Ибраһим А.Гыйләҗевтан өзек сөйләячәк
Татар теле олимпиадасында катнашучы төрек кызы телне гаиләдә сакларга кирәк дип саный
Татар теленнән олимпиаданың узган елгы җиңүчесе быел ярышка япон егетен килергә үгетләгән
Татар теленнән халыкара олимпиадада катнашучылар өчен 20 төрле бирем җыелмасы әзерләнгән

Җәмгыять

Әлмәттә укучы баланы эт тешләгән

17 март 2018, 23:00

Әлмәттә укучы баланы эт тешләгән Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 3 нче мәктәп янында бер малайга хуҗасыз этләр ташланган, дип яза җирле басма.

Бу хакта баланың әнисе "Халык контроле"нә язган.

- Бер ай инде балалар мәктәпкә йөрергә курка. 3 нче мәктәп янында аларга этләр ташлана. Олы улымны эт тешләде. Кечкенәсе кибеттән кайтканда Герцен урамында этләр ташланган. Ул кулындагы пакеты белән алардан котылмакчы булган. Әмма этләр аның пакетына ябышканнар. Бала нык курыккан, - дип яза автор.

Районның авыл җирлекләрендә дә шундый ук хәл күзәтелә икән. Инстаграмда Ямашида яшәүчеләр дә этләр өереннән зарланган язма урнаштырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10