ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Спорт

Тукай районы Cәмәкәй авылында Олы гаилә уеннары узды

17 март 2018, 09:00

«Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннары кысаларында мәктәпләрдә ата-аналар һәм аларның балалары ГТО нормаларын тапшыралар.

(Тукай районы, 17 март, "Татар-информ", "Якты юл"). 1 февральдән Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә «Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннарына старт бирелде. Ул үз эченә «Без бергә» дигән балаларның халык иҗаты сәнгать фестивален, «Россия сувенирлары» исеме астында декоратив-кулланма иҗат конкурсын, «Туган як» фотобәйгесен һәм бөтен гаилә белән ГТО нормаларын тапшыру фестивален ала, дип яза җирле басма.

Тукай районы Cәмәкәй авылында Олы гаилә уеннары узды. «Без бергә» дип исемләнгән олы гаилә уеннары кысаларында мәктәпләрдә ата-аналар һәм аларның балалары ГТО нормаларын тапшыралар. Йөзүдә, йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә, чаңгы ярышларында, пневматик винтовкадан атуда көч сынашалар, аларның гомуми физик әзерлеге тикшерелә. Моннан тыш күңелле стартлар, «Әти, әни, мин – спорт яратучы гаилә» исемле спорт уеннары оештырыла. Катнашучылар шулай ук үзләрен иҗат ягыннан да күрсәтәләр. Жюри аларны халык вокалы, халык ансамбле, хореография, сәнгатьле уку, мода театры, фотоэшләр, декоратив-кулланма иҗат номинацияләрендә бәялиләр.

Олы гаилә уеннарының этаплары бөтен республика буенча мәктәпләрдә үтте инде. Безнең районда исә ул Сәмәкәй авылы мәктәбе базасында оештырылды. «Без бергә» исемле спорт уеннарында Сәмәкәйдән Гыйззәтуллиннар, Гыймаевлар, Фәсхетдиновлар, Абзалетдиновлар, Комсомолец поселогыннан Гариповлар, Адиевлар, Кнәз авылы мәктәбеннән Йосыповлар, Миңнәхмәтовлар, Теләнче Тамактан Фәрраховлар һәм Иске Абдул авылыннан Әхтәмовлар гаиләләре катнашты. Районыбызның спорт сөюче матур гаиләләре ГТО нормаларын тапшырдылар, күңелле һәм мавыктыргыч уеннарда көч сынаштылар. Нәтиҗәдә беренче урын Иске Абдулдан Әхтәмовлар гаиләсенә бирелде. Икенче урында Теләнче Тамактан Фәрраховлар гаиләсе калды. Калганнар исә призер исемен алдылар, дип хәбәр итәләр район мәгариф идарәсеннән, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10