ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яңа Чишмә районында пассажирлар автобусы кюветка төшеп киткән

17 март 2018, 09:30

Яңа Чишмә районында пассажирлар автобусы кюветка төшеп киткән Бу вакытта автобуста 53 пассажир һәм өч бала булган.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында пассажирлар автобусы кюветка очкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, кичә 17.38 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан-Оренбург трассасында Ленино бистәсе янында автобус катнашында юл һәлакәте булуы турында хәбәр килде.

124 янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре ачыклаганча, автобус йөртүчесе идарәне югалткан һәм кюветка очкан.

Бу вакытта автобуста 53 пассажир һәм өч бала булган. Автобус Чимкенттан Казанга барган.

Юл-транспорт һәлакәтендә пассажирлар зыян күрмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10