ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпиадада бронза медаль алды

17 март 2018, 09:41

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпиадада бронза медаль алды Ул биш километрга чаңгы узышларында өченче килде.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпиадада бронза медаль алды. Ул чаңгы узышларында “утырып” чыгыш ясап,  өченче булып килде. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зәйнуллина 17 минут 25,4 секунд нәтиҗә күрсәтте. Германия вәкиле Андреа Эскау көмеш медаль иясе булды, ә алтын медальне АКШтан Оксана Мастерс алды.

Зәйнуллинаның, Паралимпиада тәмамланырга ике көн кала алган бронза медале, Уеннарда өченче медале булды. Элек ул 10 км га биатлон узышларында икенче һәм 1,1 км га чаңгы спринты узышларында өченче килгән иде. Аны уңышлары белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10