ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Башкортстанда wi-fi һәм телефоннар өчен зарядка корылмасы булган троллейбус барлыкка килде

17 март 2018, 15:02

Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер урнаштырылган.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Стәрлетамакта троллейбус идарәсе базасында капиталь ремонт узган яңартылган троллейбуслар линиясен чыгардылар. Бу хакта Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ" агентлыгы.

Шәһәр хакимияте җитәкчесе Владимир Куликов сүзләренчә, заманча технологик эшләнмәләрне кулланып эшләнгән ремонт Россиядә беренче тапкыр башкарылган. Троллейбус видеокүзәтү, пассажирларны санау, пассажирларга мәгълүмат бирү кебек заманча мәгълүмати системалар белән җиһазланган. Салонда телефоннарны һәм гаджетларны зарядкага кую өчен корылма, wi-fi роутер һәм күз күреме начар пассажирлар өчен өстәмә тышкы динамик урнаштырылган.

Шул ук көнне шәһәрдә җәмәгать тарнспорты белән идарә итү буенча яңартылган диспетчерлык үзәге ачылды. Система реаль вакыт режимында транспортның кайда булуын, туктап торуын, төшке ашта булуын күзәтү, йөртүче белән элемтәгә керү һәм пассажирлар агымын күзәтү мөмикнлеге бирә. Диспетчерлык үзәге маршрутта троллейбуслар җитмәгәндә һәм хәрәкәт интервалын төзәтергә кирәк очракта, транспорт чараларын сан һәм маршрут буенча оператив рәвештә көйли ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10