ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Пермьдә татар теленә өйрәнүне фильмга рецензия формасында оештыралар

17 март 2018, 14:06

Пермьдә татар теленә өйрәнүне фильмга рецензия формасында оештыралар "Чәкчәк" татар яшьләре оешмасы Айдар Хәлимнең әсәре буенча төшерелгән "Өч аяклы ат" фильмы буенча фикер алышырга җыена.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Рәфидә Галимҗанова). Пермь крае Барда районында татар телендә дискуссион клуб узачак. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә “Чәкчәк” татар яшьләр оешмасы Рөстәм Галимов әйтте.

Кунаклар татар телен камилләштерү максатыннан татарча бәхәс формасында сөйләшәчәк. "Өч аяклы ат" фильмын караячак һәм фильм турында фикер алышачак.

Оешмага дүрт ел җитәкчелек иткән Рөстәм Галимов иҗтимагый эш белән шөгыльләнгәнче татар халык биюен биергә өйрәнергә хыяллануын әйтте. Бу хыялын тормышка ашыру максатында дуслары белән милли коллектив барлыкка китергән. Соңрак татар теле дәресләре, балалар өчен Сабан туйлары уздыра башлагач, оешмага килүчеләр саны арткан. 

“Уздырылган чараларда төрле милләт кешеләре дә катнаша, чөнки анда алар татар телен өйрәнә ала”, – ди оешма җитәкчесе. Оешмада студентлар да, пенсионерлар да теләп йөри диде ул. Татар теленә өйрәтү курсларын курсын филологлар түгел, ә татар телен белгән ике кыз алып бара. Аларның берсе –Татарстаннан, икенчесе – Пермь краендагы татар авылыннан. 

Пермь крае татарлары 28 мартта Уфадан "Нур" татар театры килүен көтә. 29 мартта Пермь крае татар авылларының икенче икътисади җыены узачак. 6 апрельдә исә Пермь крае Барда авылында "Татар кызы” бәйгесе узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10