ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә

17 март 2018, 13:29

Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак.

Казанда да һава шартлары үзгәрәчәк. Шулай ук буран һәм 17 м/с тизлектә җил булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10