ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда каршы полоса буенча хәрәкәт иткән кызыл автобус видеотеркәүгә эләккән

17 март 2018, 15:50

Бу хәл кичә Беломор урамында булган.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Социаль челтәрдә Казанда юлда йөрү кагыйдәләрен бозып, кызыл автобус йөртүчесенең каршы полоса буенча хәрәкәт итүе турында видео пәйда булды.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу хәл кичә Казанның Беломор урамында булган.

Видеоязмадан күренгәнчә, автобус йөртүчесе бер юнәлештә генә хәрәкәт итә торган урамнан машиналар агымына каршы бара. Юлда хәрәкәт итүче автомобильләргә җәмәгать транспорты белән бәрелешмәс өчен тар урамга сыешырга туры килгәнлеге күренә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10