ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Кемерово өлкәсе Сабан туенда татар милли киемнәре бәйгесе була
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли

Мәдәният

Әлки районының күп балалы гаиләләре ремонттан соң Казан циркын ачу тантанасында катнашты

17 март 2018, 20:00

Әлки районының күп балалы гаиләләре ремонттан соң Казан циркын ачу тантанасында катнашты 11 айдан артыграк дәвам иткән ремонт һәм модернизациядән соң цирк танымаслык булып үзгәргән.

(Әлки, 17 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының күп балалы гаиләләре бүген күләмле реконструкциядән соң кичә Казан циркын ачу тантанасында катнашты, дип яза район газетасы.

Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстерүче Лилия Леонтьева (Иске Матак), Айсылу Нуруллина (Яңа Баллыкүл), Зоя Варламова (Түбән Колчурино), Гөлсинә Гатина (Карга), Алсу Ситдыйкова (Ташбилге), Татьяна Хәйруллина (Иске Тахтала) һәм Ирина Кузнецова (Салман) балалары белән бергә Татарстан Президенты катнашында үткән шушы искиткеч бәйрәмдә булу бәхетенә ирештеләр. Әлеге чарада бөтен Татарстаннан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1500 малай һәм кыз катнашты.

11 айдан артыграк дәвам иткән ремонт һәм модернизациядән соң цирк танымаслык булып үзгәргән. Оча торган тәлинкә формасындагы бинада хәзер бөтен нәрсә – кәнәфиләр, манеж, зал, фойе, түшәм, бәдрәфләр, киенү-чишенү бүлмәсе һәм хайваннар өчен бүлмәләр – өр-яңа.

1967 елда төзелгән Казан циркы яңартуга бик тә мохтаҗ иде. Капиталь ремонт кичергән цирк хәзер барлык заманча таләпләргә җавап бирә. Аның ачылуы – республика халкына, бигрәк тә балаларга менә дигән бүләк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бинаны ачу тантанасында моны ассызыклады. “Без яңартылган циркның иң беренче тамашачылары күп балалы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә – теләсә кайсы илнең нигезе, без аның белән горурланырга тиеш”,–диде республика башлыгы.

Тантанада катнашкан әлкилеләр, аеруча балалар әлеге бәйрәмнән зур канәгатьлек хисе белән кайттылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10