ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Беларуссиядә Татарстан мәдәният көннәре үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла

17 март 2018, 16:52 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Беларуссиядә Татарстан мәдәният көннәре үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла Бүген Татарстанда ике республика гражданнарын борчыган мәсьәләләр, авыл үсеше, хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый яклау буенча фикер алыштылар.

(Казан, 17 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бүген парламент бинасында Беларусь Республикасы парламентарийлары белән очрашты. Бу хакта Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, Татарстан белән Беларусь арасында ныклы элемтәләр урнаштырылган, икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән өлкәләрендә актив хезмәттәшлек алып барыла.

Беларусь Республикасының Россиядәге Илчелегенең Казандагы бүлеге җитәкчесе Олег Исаев белдергәнчә, 2017 елда Беларусь белән Татарстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард 200 миллион сум тәшкил иткән. Ул шулай ук 26 апрельдән “Белавиа” авикомпаниясе Минск белән Казан арасында рейслар башакарачак. Моннан тыш, Беларуссиядә Татарстан мәдәният көннәре үткәрүгә әзерлек эшләре алып барыла.

Парламентарийлар ике республика гражданнарын борчыган мәсьәләләр, авыл үсеше, хезмәт мөнәсәбәтләрен хокукый яклау буенча фикер алыштылар.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10