ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды
Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Татар хор музыкасының “XXI гасыр энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана
Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр

Җәмгыять, Төп яңалыклар

17 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

17 март 2018, 21:00

17 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә, Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев Тукайны җеннәр арасында йөртә.

Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хуҗалык объектларын тикшерергә кушты / Татарстан Президенты кушуы буенча бүген Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы оештырылачак.

Пермьдә татар теленә өйрәнүне фильмга рецензия формасында оештыралар / "Чәкчәк" татар яшьләре оешмасы Айдар Хәлимнең әсәре буенча төшерелгән "Өч аяклы ат" фильмы буенча фикер алышырга җыена. 

“Хор Универсиадасы” гала-концертында бер генә татар хор коллективы катнаша / Татар халык хоры "Җәй айлары", Сөбханалла", "Илкәем" һәм "Кармен" операсыннан Болеро өзеген башкарачак.

Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә / Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.

Балаларны хәзер гаджет белән куркытабыз, бар тәрбия шул - Салават / Татарстанның халык артисты тамашачылардан балаларын телефон коллыгыннан коткарырга чакырды.

Түбән Кама театры режиссеры Рөстәм Галиев Тукайны җеннәр арасында йөртә / Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” проекты хисабына "Карурман аша..." исемле балалар спектакле чыгарды.

Самарада “Мирас” мәдәният бәйгесенә сәләтле балаларны һәм яшьләрне сайлау бара / Өлкәдәге талантлы яшьләрне таныту максатыннан үткәрелгән фестиваль уникенче тапкыр уздырыла.

XIII “Дулкыннар” балалар иҗаты бәйгесенең гала-концерты булып үтте / Республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре Әлфия Авзалова оештырган Халыкара фестиваль конкурсының икенче этабына автоматик рәвештә уза.

Татарстан спортчысы Марта Зәйнуллина Пхенчханда Паралимпиадада бронза медаль алды / Ул биш километрга чаңгы узышларында өченче килде.

Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйтте / “Без Әлфия Авзалованың бер юбилеен да җиренә җиткереп үткәрә алмадык”, – диде җырчы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10