ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән
Татар конгрессының чираттан тыш съездында Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралачак

Җәмгыять

Әлки районында 335 егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде

18 март 2018, 19:31

Әлки районында 335 егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде Яшь сайлаучылар арасында бүген генә 18 яшен тутыручылар да бар, дип хәбәр итә “Әлки хәбәрләре”.

(Әлки, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында Россия Президентын сайлауларда 335 егет һәм кыз беренче мәртәбә тавыш бирде, дип хәбәр итә җирле басма. Араларында бүген генә 18 яшен тутыручылар да бар.

Миләүшә Казанда кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенең икенче курсында укый. 18 яше тулган көнне ул беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашты. Карамалы авылы клубында урнашкан 727нче сайлау участогына ул әти-әнисе белән килде.

“Тормышымдагы беренче сайлауда туган авылымда, әти-әнием белән бергә тавыш бирәсем килде. Шуңа, көчле буранга да карамастан, берничә генә сәгатькә генә булса да Казаннан махсус кайттым, - диде ул. - Туган көне Президент сайлау кебек мөһим вакыйгага туры килгән кешеләр күп түгелдер. Ә миңа шундый бәхет эләкте. Минемчә, бүгенге сайлауның илебез өчен, һәр кешенең киләчәге өчен әһәмияте әйтеп бетергесез. Ил җитәкчесен билгеләүдә минем тавыш та роль уйнаячак бит. Мин бик уйлап, Президент булырга чынлап та лаек дип санаган кандидатура өчен тавыш бирдем. Илнең сәяси тормышында катнашуым белән чын-чынлап горурланам”, – ди Миләүшә район хәбәрчеләренә.

Кызларының балигъ булу яшенә җитеп, беренче тапкыр сайлауда катнашуына әти-әнисе Илшат һәм Лилия дә сөенә. Беренче мәртәбә тавыш бирүе һәм туган көне белән котлап, Карамалы участок сайлау комиссиясе рәисе Рамил Хәсәншин Миләүшәгә “Мин Президентны сайладым” дигән махсус түштамга, паспорт өчен тышлык һәм сувенир бүләк итте.

Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан барлык яшьләр дә бүген шундый истәлекле бүләкләргә ия булды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10