ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды
Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Татар хор музыкасының “XXI гасыр энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана
Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр

Сәясәт

Нурлатлылар “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына кушылдылар

18 март 2018, 20:12 , Фото: “Дуслык”

Нурлатлылар “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына кушылдылар Сайлаулар көнендә барлык район һәм шәһәр сайлау участокларында төрле мәдәни һәм спорт чаралары оештырылды.

(Нурлат, 18 март, “Татар-информ”, “Дуслык”). Нурлатта Россия Президентын сайлаулар күңел ачу программасы белән үрелеп бара.

Тавыш бирүчеләр алдында фольклор һәм мәктәп коллективлары чыгышы булды, алар өчен җирле төбәкне өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Дуслык йортына төрле милли-мәдәни берләшмә вәкилләре җыелды. Очрашудан соң алар күмәк төстә “#Әйдә сайлауларга” фотомарафонына кушылдылар.

Сайлау участокларында балалар өчен спорт-күңел ачу чаралары оештырылган иде. Өлкәннәр исә шахмат турнирында үзләрен сынады, домино уйнады.

“Без кечкенә чакта сайлаулар җырлар җырлап, уеннар белән уза иде. Кешеләр бер-берсенә кунакка йөрде. Хәзер дә сайлаучылар өчен күңелле программа әзерләнгән. Бик рәхәтләнеп концерт карадык, шахмат турнирында катнаштык”, – диде элеккеге механизатор Николай Паруков.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10