ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Әлмира Әдиятуллина Россия Диния нәзарәтенең рухи бердәмлек өчен медаленә лаек булды
2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин
Хәзер чүплекләр тәртипкә китерелә, лицензиясез эшләүчеләр юк – табигатьне саклау прокуроры
Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан артачагын әйтте
Васил Шәйхразиев Нижневартовскның “Росинка” балалар бакчасында булды

Әңгәмә

Миләүшә Хәбетдинова: Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар

18 март 2018, 10:55 , Фото: Солтан Исхаков

Миләүшә Хәбетдинова: Тәнкыйть фикерен әйтсәң - сине яратмый башлыйлар КФУ доценты М. Хәбетдинова интервьюсында Аяз Гыйләҗев иҗаты мисалында татар әдәбиятын дөньяга ничек танытырга икәне турында сөйләде.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова "Татар-информ"га интервьюсында Аяз Гыйләҗев иҗаты мисалында татар әдәбиятын дөньяга ничек танытырга икәне турында сөйләде. Ул шулай ук бүгенге язучыларның әсәрләренә рецензия ясап, аларга бәя бирде.

«Тукайдан көлгәндә, аны яклый алмадым, минем белемем җитмәде»

- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, сез ни өчен Аяз Гыйләҗевне танытырга дигән фикергә килдегез? Ни өчен шушы язучыны сайладыгыз?

- Моның тарихы мин Казанга килгәч башланды. Мәктәптә укыганда татармы, русмы, чувашмы дип уйламадым, аермасын сизмәдем. Казанга килгәч, мин татар булуның бәясен сиздем. Ул чакта суверенитет чоры. Мин 17 яшемдә беренче тапкыр үземнең халкымны кимсетү мисалларына тап булдым. Әмма ул чакта ничек үз халкыңны яклап чыгарга була дигән сорау тумады, андый җаваплар эзләмәдем.

Мин рус бүлегендә укыдым. Дүртенче курста Рифат абый Свиригин дәрескә килде. Тукайдан көлә башладылар. Мин Тукайны яклый алмадым, белемем җитмәде. Шунда мин үземә сорау куйдым: мин рус мәктәбендә укып, рус бүлеген бетереп, дөнья әдәбияты, рус әдәбияты турында да фикер туплый алам. Ә үземнең әдәбиятым турында бер фикер әйтә алмыйм. Минем бөтен фикерем совет мәктәбе кысаларында тупланган. Ул бәхәстә җиңеп чыгар өчен җитми.

Достоевский буенча диплом яклаган идем. Шунда бөтен кешене шаккаттырган адым ясадым – татар әдәбияты аспирантурасына кердем. Мин университет аспирантурасыннан баш тарттым. Шулай итеп пединститут студенты, университетка кермичә, татар әдәбияты кафедрасына күчтем.

Ул чакта кафедрада укытучыларым - алар руслар, еврейлар иде - көлеп: «Син Достоевский буенча диплом яклап, татар әдәбияты белән шөгыльләнергә җыенасыңмы? Ты карьеру, милочка, не сделаешь», - диделәр.

«Милочка» сүзен кулландылар - исемем Миләүшә бит. Мине жәлләп, бишлегә укыгач, кызыл дипломым булгач, алдагы көнемне уйлаганнардыр. Мине бит кафедрада калдырдылар, ә мин татар әдәбиятына чыгып киттем.

Дипломым кызыл булса да, миндә теоретик белем бар иде, ә әдәбиятымны белмим. Совет китаплары буенча татар әдәбиятын өйрәнгәндә канәгатьсезлек туды. Такташны өйрәнгәндә татар әдәбияты Лермонтов, Есенин артыннан барган дип аңладым. Бәхетемә, ирем белән таныштым. Ул тарихчы, китапханәдә эшли иде. Ул китапханәдән революциягә кадәрле - 1920 еллардагы гарәп, латин шрифтындагы чыганаклар алып килә башлады. Мин аларны укый алмый идем. Айдар миңа гел укыды һәм мин үзем өчен бер дөнья ачтым, татар әдәбиятын аңлый башладым. Татар җәдид мәктәбе программасы белән танышып ике ай утырдым. Такташ укыган бөтен китапларны укыйсым килде. Төннәр буенча башымны күтәрмичә укыдым да без тарихта эзебезне калдырганбыз дип инандым. Габдрахман Сәгъди, Гали Рәхим китапларын өйрәндем. Мин конференцияләр булганда үзебезнең аспирантлар белән дискуссияләргә керә башладым. Менә шулай мин татар әдәбияты белән кызыксынып киттем.

«Мин әдәбиятка кызыксыну уятырга тырыштым»

Безнең әби-бабайларыбыз мәчетләр төзегән. Минем мондый эшкә катнашырга хәлем юк һәм анда йөргән кешеләргә ышанып та бетмим. Без аспирантурада укыган чакта татарлар мәчетләрдән бизә башлаган иде инде, чөнки анда икенче кешеләр килә башлады. Мин икенче мәкам белән укыган догалар ишетә башладым. Үземә ысул эзләдем: мин ничек үз халкымны яңгырата алам? Мин бит татар бүлегендә дә, рус бүлегендә дә эшләдем. Татар бүлегенә кергәндә балалар миңа әйтә иде: «Апа, безгә рус әдәбияты нәрсәгә?» Рус бүлегенә әдәбият укытырга менгәндә: «Ваша татарская литература нам зачем, мы мировой литературой интересуемся, Миляуша Мухаметзяновна», диләр иде. Мин гел бу сорауларга җавап эзләдем, гел татар әдәбиятын дөнья кысаларында күрергә һәм балаларга күрсәтергә тырыштым. Юк, мин зур әйберләргә кермәдем, кечкенә генә мисаллар белән җәлеп итеп, әдәбиятка кызыксыну уятырга тырыштым. Үзем персоналийлар эзләдем. Ул - Һади Такташ булды. Аның буенча диссертация якладым. Ләкин мин монография чыгармадым. Чөнки ул чакта Такташ буенча ажгырып эшләгән кайнанам Эльвира Кудрецкая һәм Рәмзия Такташ исән иде. Ул буын кешеләре миннән күбрәк беләләр дип, ул теманы алар кулына калдырдым.

«Нәкыя апаның кулына баламны тоттырып, 6-8 әр сәгать Аяз абыйның архивында эшли башладым»

Университетта диссертация яклагач, бу - 11 ел элек, Дания Фатыйховна миңа шалтыратты: «Миләүшә Мөхәммәтҗәновна, без сезне хезмәт группасына чакырабыз. Руслар өчен әдәбият программасын әзерлибез. Хрестоматияләрдән башладык, сезгә Аяз Гыйләҗевне бирергә булдык», ди. Мин бик аптырадым. Чөнки мин бит 1920 еллар шигърияте буенча белгеч буларак формалашып килә идем. Шулай итеп, Аяз абый минем тормышыма керде. Ул чакта ике генә әсәр - «Җомга көн кич белән» һәм «Өч аршын җир» бар иде.

Мин чыганаклар эзләп киттем. Китапханәне ерып чыктым һәм Аяз абыйның өенә килдем. Бу язучының, аның дөньясының байлыгын күрдем. Аның архивын күргәч, ни өчен әле бу архив шушы фатирда гына яши дип уйладым. Нишләп бу чыганаклар татар халкы кулына эләкмәгән? Ул чакта рус әдәбиятын укытам әле, декрет ялында. Үземә сүз биреп, шундый режим куйдым – шимбә-якшәмбе кечкенә бала белән Нәкыя апага барам. Әле ул чакта Кәрим имә иде. Нәкыя апаның кулына баланы тоттырып, 6-8 әр сәгать Аяз абыйның архивында эшли башладым. Бу байлыкны дөньяга чыгаруның ысулларын эзләдем.

«Татар халкы нинди телдә генә сөйләшсә дә, Аяз абыйны ярата»

Мәдәният министрлыгына рәхмәт, безгә ярдәм итте. Аяз абыйның алты томлыгын бастырып чыгарырга 6 миллион грант бирделәр. Көндәлекләре, хатлары, басылмаган әсәрләренең вариантларын, кыскартып булса да, халыкка бүләк иттек.

Шуннан мин үземә бурыч куйдым – Аяз абыйны русча яңгыратырга кирәк. Безнең бүгенге аудитория русча укырга ияләнгән. Мәктәпләребез рус телле булгач, татар балаларын да рус теле аркылы әдәбиятка борырга дип, шул юл белән киттем.

Беренче хрестоматияне Дания Фатыйховна төркемендә чыгардык. Ул Аяз Гыйләҗевнең «Җомга көн кич белән» һәм «Өч аршын җир» әсәрләре. Һәм мин шунда күрдем: татар халкы нинди телдә генә сөйләшсә дә, Аяз абыйны ярата. Ике мең тиражлы китап өч айда сатылып бетте. Шунда Аяз Гыйләҗев китап нәшриятына коммерция өчен дә файдалы, дип уйладым һәм аларга идеяләр белән килдем: ничек итеп Аяз абыйны күрсәтергә, нинди китапларын чыгарырга? Тәрҗемә итәргә була.

Быел инде мактана алабыз, Аяз абыйның татар телендә «Әтәч менгән читәнгә» хикәяләр җыентыгын яңадан бастырып чыгардык. Ленар Шәех ярдәме белән чыкты, ул да бик тиз сатылып бетте. Һәм, укучылар сыйфатлы әдәбиятка мохтаҗ дип, тагын эшне алга җибәрдек. Хәзер инде «Йәгез, бер дога» китабы чыкты. Мин аны горурланып әйтә алам - «Йәгез, бер дога» бүген өч телдә басылып чыкты. Белүемчә, яртысы төрек теленә дә тәрҗемә ителгән. Финанс мәсьәләсе генә тора, аны да табарбыз. Аллаһы Тәгалә ташламас, Аяз абыйга юл күрсәтер дип ышанам. Һәм инглиз телендә дә бу китапны яңгыратасым килә. Рус телендә укучылар бик таләпчән. Мин китапны мәскәүлеләргә өләшеп чыктым, чит илләрдә җибәрдем.

«Татар гел мактанырга ярата, бу безнең милли характерның бер сыйфаты»

Бу китап резонанс алды. Аяз Гыйләҗевне Солженицын дәрәҗәсендә бәялиләр. Мин моны үз күзем белән күрдем. Мин болай гына, сүзгә генә таянып йөри торган кеше түгел, үз күзем белән күрергә, укучылар белән сөйләшергә Венгриягә бардым. Чөнки мине без ничек үзебезнең татар әдәбиятын дөньяга чыгарабыз дигән сорау борчый иде.

Татар гел мактанырга ярата, бу безнең милли характерның бер сыйфаты, мактанабыз без. Ләкин дөнья кысалары белән, әдәбият турында сөйләшкәндә уйларга кирәк: бүгенге укучыга нинди китап кирәк, аны ничек сыйфатлы китапка борырга? Чөнки үзгәртеп кору заманыннан безнең дөньяга Интернет керде. Бөтен мәгълүмат электрон әсбапларда. Укучы электрон кысаларда яшәп, хәзер кәгазь вариантта чыккан китапларны укымый башлады һәм акчасын да тотмый. Китаплар бик кыйммәт. 500 сумнан китә.
«Нишләп без Такташ ул – Маяковский, Такташ ул - Есенин дип бәялибез?»
Укучыны ничек яңадан китапка борырга, бу дөньяны ничек ачарга дип уйлап, эш башладым. Аяз абый белән татарны Россия күләменә генә түгел, дөньяга да чыгарга була дип уйладым. Миңа еш кына: «Миләүшә, син аны артык яратасың һәм шуның өчен Аяз абыйны сайладың», диләр. Юк, мин монда укытучы һәм менеджер буларак эш йөртәм. Гел җитәкче урында эшләдем мин, шуңа күрә базар кысаларында фикер йөртәм. Китапны бастырып чыгару гына түгел, аны бит әле сатарга, аның акчасын кире кайтарырга кирәк. Дәүләт акча бирсә дә, синең китабын үз укучысын табарга тиеш. Сиңа дәүләт башка акча бирми, без бүген яңа икътисади ситуациядә яшибез. Мин шуның өчен дә Аяз Гыйләҗевкә алындым.

Мине нигә син гел шундый четерекле шәхесләргә ябышып ятасың дип куркыткан кешеләр дә булды. Мәсәлән, Такташны алганда, сиңа якларга бик авыр булыр, диделәр. Беләм. Мине иң борчыган сорау: нишләп без гел Такташ ул – Маяковский, Такташ ул - Есенин дип бәялибез? Менә мин бер сорау куям: бу бит ике әдәби система, алар бер була алмыйлар, ике дөнья – бер була алмый. Чөнки икесенең ике төрле методлары, икесендә ике төрле ысуллар. Бәлки, Такташ - өченче юлдыр, без аны таный, бәяли һәм күрсәтә генә алмыйбыздыр? Мин шул фикер белән чыгып киттем Такташ дөньясыннан. Мин диссертация яклаган вакытта бик күп бәхәсләр булды. Әдәбият белгечләре белән бер-беребезнең дәгъваларын ерып чыктык. Горурланып әйтәбез, безнең алтын чорыбыз булды һәм без үзебезнең әдәби мохитне тудырдык.

«Әдәбият ул идеология, нигә без үзебезне тискәре яктан күрсәтәбез?»

- Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә, башка язучылардан аерылып торган нинди символлар күрәсез?

- Аяз абый мине үзенең миллилеге белән кызыксындыра. Минем татар халкы турындагы мәгълүматны дөньяга таратасым килә. Әби-бабайларыбыз революциягә хәтле безнең авторитетыбызны ныгытып киткәннәр. Дөньяда татар кем ул дип сорасаң, тырыш, сатуда уңышларга ирешкән, бик белемле, күп телләр белә торган, сәяхәтләргә җиңел чыгып китә торган халык, диләр. Ләкин Идел буенда яши торган татарны монгол белән бутап, Чыңгызхан, Тартария дигән сүзләр кушкан кешеләрне дә мин күрдем. Венгриягә баргач та мондый буталчык фикерләр булды.

XXI гасырда яшибез. Безнең әби-бабаларыбыз татар турында күп мәгълүмат туплаган, нишләп без аны чәлпәрәмә китерәбез дигән сорау мине гел борчый. Чөнки без уйламыйча гына татар исеменнән дөньяга әсәрләр чыгарабыз. Мин инде Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре турында яңадан сөйләп тормыйм. Әдәбият - ул идеология, әдәбият - ул синең дәүләтең турында мәгълүмат тарата торган әйбер һәм син бик уйланып кына әсәрне тәрҗемә итәргә тиешсең.

Әйтәләр - без әдәбиятта, китапларда, концерт номерлары куйганда үзебезне идеаллаштырып күрсәтәбез, диләр. Без бүген күп халыклар бетү юлына баскан чорда яшибез. Без үзебезне кискен тәнкыйтьләп, үзебезне тискәре яктан күрсәтеп, үзебезнең рухыбызны чит илдә ныгыта алабызмы? Син башта халыкка пәйгамбәрләрне, милли хәдимнәрне бүләк ит, аннары үзеңне кискен тәнкыйтьлә, дип уйлыйм. XIX гасырда җәдидчеләр шул юлдан киткән.

«XXI гасырда үзебез турында нинди мәгълүмат таратабыз, ни өчен без үзебезне вак халык итеп күрсәтергә тырышабыз?»

Мәрҗаниләр, Гаспралылар, Галимҗан Барудилар, Каюм Насыйрилар безгә милли геройларның пантеонын әзерләп киткән. Алар үз халкын тәрбияләгән һәм күтәргән. Мәсәлән, шул ук Ризаэтдин Фәхретдин. Зыялы хатын, ир образларын бүләк иткән. Фатих Кәримнәрнең хатларын укып карагыз - әтиләре балаларына җибәргән хатларын! Менә шулай итеп милләт үзен тәрбияләгән һәм шул сәбәпле милләт гасыр башында зур, алтын чор бүләк иткән безгә. Горурланып «Без - татар!» дип әйткерлек. Тукай чоры, Сәгыйть Рәмиев чоры, Дәрдмәнд чоры, прозада Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү чоры.

Һәм менә сорау туа: ә без XIX гасырда үзебез турында нинди мәгълүмат таратабыз? Ни өчен без үзебезне вак халык итеп күрсәтергә тырышабыз? Спорт дип кенә, икътисадны гына күтәреп кенә үз халкыңны яңгыратып булмый бит. Синең турында китаплар буенча да мизгелләр туарга тиеш дөньяда һәм син аны тәрҗемә итеп чыгарырга тиеш. Берәр төрле совет җыеп, экспертиза үткәреп, үзеңнең әдәбиятыңда милли портрет тудырган язучыларны сайлап алып.

«Татар Ватаны нинди җенестән?»

Рус балалары өчен Гадел Кутуй китабын бастырганда, мин укытучыларга «Туган ил» темасына материал җыеп бирдем. Татарда нинди ул туган ил, русларныкыннан аермасы бармы? Без гел әйтәбез - туган ил, Ватан, Идел-Урал, дибез. Без татарның туган илен рус, чуваш, Англия, Германиядән килгән кешеләргә аңлата алабызмы?

Мин рус аудиториясе балаларына сорау куям: «Какого рода Родина у татар - мужского или женского?» Без бит инде мәктәптә балаларны «Родина-мать» дип тәрбиялибез. Тәрҗемәсе - "Ватан-ана". Без бу сүзтезмәне аңламыйча, уйламыйча кулланабыз. Ә бит монда Богородица концепциясе һәм христиан диненнән килгән милли образлар ята. Без үзебезнең әдәбиятыбызны борып, шушы концепциягә китерәбез. Бу татар әдәбиятына 1930 нчы елларда кереп китте.

1990 нчы елларда татар язучылары - Рабит Батуллалар, Вахит Имамовлар буыны татар әдәбиятын элеккеге концепциягә бора башлады. Ләкин Сөембикә образы кереп китте. Әмма безнең татарның туган ил концепциясендә ирләр образы ята! «Ил» сүзе хун язуларыннан кереп китә. «Сак-Сок» бәетләрен күтәреп чыгыйк. Фәезхановларның хезмәтләрен карагыз. «Йорт» сүзе дип кулланабыз бит хәзер. «Идел-йорт» дибез. Рус йорты дип яза бит Фәезханов.

Безнең үзебезнең концепция булган. Шүрәледә дә бит егет бүрәнә алып кайтырга бара. Йорт, дәүләтчелек турында бу символ һәм Тукай безгә сорау куя: «Безнең артыбызда Чыңгызхан, Алтын Урда – алтын чорыбыз бар. Ә без, ХХ гасырга аяк баскан татарлар нинди юл белән китәрбез? Кулыбызга балта алыпмы? Яки белем юлы беләнме?» Тукай белем юлы белән китәргә өндәгән.

«Без әдәби базарга китапны ачкач, укучы «фу, татарским духом пахнет», дигәнне сизәргә тиеш»

XXI гасырга кергәч тә без шушы матур үрнәкләрне дөньяга таратырга тиешбез. Аяз абыйда бу бар. Аяз абый беркайчан да татар әдәбиятын татар кысаларында, төрки әдәбияты кысаларында гына калдырмаган. Ул әле 1960 нчы елларда чыгыш ясаганда да үзенең каләмдәшләренә әйткән: «Сез ни өчен үзегезнең әсәрләрегезне Казан үлчәүләре белән генә үлчисез? Нишләп сез аны дөнья үлчәвенә куеп язмыйсыз?» дигән.

1960 нчы елларда яшь язучы беренче адымнарын ясый. Әмма нинди амбициоз максат куйган бу буын - Шәүкәт Галиев, Әмирхан Еникиләр буыны! Алар алтын әсәрләр язып калдырган. Бу әсәрләрне без яңгыратырга тиешбез. Әкияттә Баба Ежка каршы ала бит Иванушканы: «Фу, русским духом пахнет», ди. Әдәби базарда безнең китапны ачкач, укучы «Татарским духом пахнет» икәнен сизәргә тиеш. Ул беренче сүздән, бизәлештән, дизайннан башлана. Ләкин без моны уйлап бетермибез әле, куллана алмыйбыз.

«Татарларга тылмач кирәк булыр безнең әсәрләрне аңларга»

Син гел тәнкыйтьлисең, диләр. Мин үстерү өчен тәнкыйтьлим. «Үзгәреш җиле»нә бардым. Сәхнәдә «задник» бар. Аңа бит инде акча бирелгән, нигә татарча рәсемнәр белән тулмаган ул «задник»? Ул бит безнең үзгәреш җиле! Без эстрадабызны күтәргәндә нишләп анда милли бизәкләр шундый аз? Бер рәсем аркылы да син үзеңне «мин татар!» дип әйтә аласың. Гади генә деталь - лалә чәчәге булсынмы ул, яшел төс булсынмы, сөлге булсынмы...

Данил абый әйтә: «Аяз абый әллә нинди образлар тудырып чыгара иде. Мәсәлән, Мирвәлигә хатыны әйтә: «Өйгә кайтырга кирәк». «Юк, минем юлым алга юк, - ди. - Күптән инде сөлгеләр тәгәрмәчкә әйләнеп, мине кирегә алып бара». Аяз абый ни өчен үзенең әсәренә тәгәрмәч образын кертә? Мирвәли үзенең иленнән каргалып чыгып киткән бәндә. Монда бик зур фикер бар: тәгәрмәч образы – ул тарих, кеше язмышы, сөлге – ул безнең милли образ. Казан сөлгесе - бренд дәрәҗәсендәге образ. Кеше туган җиренә хыянәт итеп юлын кисте дигән образ тудыра Аяз абый. Чөнки безнең Мирвәли өен ташлап чыгып китеп, бернәрсәгә ирешә алмаган. Мин гомер буе үз җиремдә яшәрмен, шунда картаермын дип хыялланып йөргән кеше хатынына уфтанып: «Мине Сабантуй батырыннан титак чеби хәленә калдырдылар», дип әйтә. Күңеле елый аның. Бер образ аркылы тупикны күрсәтә Аяз абый.

Айсбергны күз алдыгызга китерегез. Аяз абый әсәрләрендә шушы алым белән, Экзюпери, Хемингуэй алымнарына таянып эшләде. Кем ничек фикер йөртә, әсәрләрдә шуны күрә: айсбергның өстен, азрак су астына карап һәм төбенә төшеп. Аяз абыйның образлары катлаулы, моны дөньядагы укучылар тоеп ала һәм шундый язучы бар икән дип шакката.

Мондый образларны аңларга һәм укучыларыбызга күрсәтергә кирәк. Мин Аяз абыйның көндәлегендә бу фикерне тапкач, бик шаккаткан идем. Татарга тылмач кирәк түгел, дип мактанабыз бит. Аяз абый 1990 елларда язып калдырган: татарларга тылмач кирәк булыр безнең әсәрләрне аңларга. Бик алга карап әйткән фикер. Чөнки хәзер без мәктәпсез өч буын үстердек.

Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники әсәрләре Төркиядә мәктәп программасына кертелгән

Аяз абыйның юбилее булгач, Төркиядә «Өч аршын җир» дүртенче тапкыр басылып чыкты. Инде өченче китап нәшрияты, Аяз абыйны нәшер итеп, үзенә акча эшли. Дәүләттән бер ярдәм дә юк. Монда базар сәясәте. Төркиядә «Җомга көн кич белән» басылып чыкты. Ул да, Әмирхан Еники әсәрләре дә мәктәп программаларына керде. Аларның әдәби минимумы бар - укымышлы кешене тәрбияләү өчен нинди әсәрләр укырга кирәк дип билгеләп куйган исемлек.

«Безнең татар гаиләсенең формуласы, мәхәббәте дә, бөеклеге дә Аяз Гыйләҗевнең «сиңа әйтәм» сүзенә кереп киткән»

Фатих Котлы ике ел элек «Яра» повестен тәрҗемә итеп бетерде һәм җибәрде. Шуннан безгә белгечләрдән мәкаләләр килә башлады. «Яра» повестен тарихи роман дип бәялиләр. Ул басылып чыгарга тиеш. Аяз абыйның иң яраткан, үзенең гаиләсен, туган җирен - Зәй, Сарман районнарын мәңгеләштергән әсәрен төрек укучылары ничек кабул итәрләр икән дип көтәбез. Безнең әдәбиятта милли характерны бик нечкә күрсәткән әсәр.

Сез язучы нинди милли образ куллана дип әйтәсез. Язучы татар гаиләсен, портретын, татар ире һәм татар хатынының ничек аралашканын, татар гаиләсе нәрсә белән рус гаиләсеннән аерылганын бер мизгел белән күрсәтә. Аяз абый формула тапкан: Сөләйман үзенең карчыгы Зөләйха белән сөйләшкәндә «сиңа әйтәм» ди. Нинди генә проблема чишмәсеннәр, «сиңа әйтәм» дип дәшәләр. Безнең татар гаиләсенең формуласы. Мәхәббәте дә, бөеклеге дә шул сүзгә кереп киткән. Аяз абый аны тапкан һәм әсәрләрендә мәңгеләшергән. Милли-эстетик идеалга кергән әйбер.

Бу әсәрне тәрҗемәче рус теленә тәрҗемә итә башлады. Исемен әйтмим. Ул әйтә: «Миләүшә Мөхәммәтҗановна, сезнең язучыгыз бик күп кабатлаулар куллана. Уйлап карагыз әле, 18 тапкыр шушы фразаны әйтә: «Мин сиңа әйтәм». Мин аны кыскарттым, кирәк түгел ул, аны рус укучысы аңламый», - ди. Ничек инде аңламасын? Моны кыскартып, әдәби әсәрнең бөтен конструкциясен чәлпәрәмә китерә бит ул. Җырда бар бит кушымта, кабатлау. «Сиңа әйтәм» – ул әсәрнең эчтәге моңын тәртипкә китерә торган ысул. Аяз абый аны болай гына, карт язучы булу сәбәпле буталып кына сөйләми.

«Безнең әби-бабайлар Сорбонналарны бетермәгән, ләкин аларның дөньялары бай булган»

Төрекчәгә тәрҗемә иткәндә миңа Фатих та сорау бирде: «Нишләп моны Аяз абый гел кабатлый?» ди. Мин рус тәрҗемәсен әзерләгәндә дә, төрек тәрҗемәсен әзерләгәндә дә, Аяз абыйның нәрсә өчен мондый әйберләр куллануын аңлаттым. Ул әсәрдә «раздражитель» таба. Мин аны «фонарик» дип әйтәм инде. Ул «фонарик»лар әсәр эчендә өч тапкыр пыскып куя: караңгылыкта укучыны җәлеп итү, кызыксындыру өчен. Өч тапкыр берәр нәрсә кабатланса, эзлә - моның фәлсәфәсе, хикмәте бар. Мин бит рус мәктәбе, рус бүлеге бетергән бала, кайсыбер әсәрләрне аңлап та бетермимдер. Мифологик сүзлеккә кереп китәм, Жирмунскийлар әзерләгән сүзлекләргә, Марсель абый Бакировларның китапларында эзли башлыйм. Борынгыдан калган сүзләрне күтәреп чыгып, яңадан татарларны бу сүзләрне аңларга, нинди бай эчтәлек кергән бу сүзләргә?

Безнең әби-бабайлар шундый фәлсәфи кешеләр булганнар икән. Әйе, алар Сорбонналарны бетермәгәннәр, ләкин аларның дөньялары, рухлары шундый бай булган. Без – бүгенге татарлар, алар дөньясын үзебезнеке итмәгәнбез. Чөнки без алар алдында әле надан дип бәялим.

«Арпад Галгоци: Мин куркак татарларны лагерьда күрмәдем»

- Төркиядә бу әсәрләр ничәнче классларда укытыла?

- Ничәнче классларда икәнен белмим, әдәби минимум бар, аны билгелиләр, мәктәп программаларын кулланалар. Бакалавриатта Аяз абый буенча курс эшләре язганнарын беләм. Чөнки миңа чыгалар, шалтыраталар, хат язалар. Мин төрек телен белмим, тәрҗемәче аша аларга җавап җибәрәм. Әдәбият исемлеген, китапларны сканер аша уздырып җибәрәм. Нинди генә мәгълүмат булмасын, Интернетка ике телдә эләргә тырышам. Мин шулай Аяз абыйны дөньяга танытам. Балык тоткандагы кебек, кайчан нәрсә эләгәсен белмим.

Ләкин мин шундый бәхеткә ия булдым: Арпад Галгоцины таптым һәм Аяз абый әдәби әсәрләрдә яши башлады. Аның Россия күләмендә биографиясе туа башлады. Арпад Галгоци Венгриядә 1990 елларда өч китап чыгарган иде. Аяз абый 1990 елларда «Йәгез, бер дога» әсәрен эшли башлады. Арпад Галгоци үзенең лагерьда булган хатирәләре турында китаплар чыгарды.

Соңгы китабында ул үзенең биографиясен чыгарды. Аяз абыйның китабы ике ел элек аның кулына эләкте дә, ул миңа шалтырата:

- Да, Аяз нашел очень выигрышную позицию. Чем мне понравилось произведение? Он глазами татарина - узника ХХ века, показал разные народы. Он поймал народы в критической ситуации. Кем ты станешь на изломе? Станешь ли ты человеком, сохранишь ли ты свою культуру?

«Дүртенче китап язарга тотынам, дустым этәргеч ясады, Хан Батый», дип көлде ул чакта. Һәм ул китап яза башлады, анда төрле милләт вәкилләренең портретлары. «Мин өч татарны беләм, лагерьда өч татар белән таныштым», ди.

Әлфәт абый аңа әйтә: «Кемнәр иде ул татарлар, кайсы төбәкләрдән чыккан, үзләрен сезнең күз алдыгызда ничек таныттылар? Безне куркак, дип тә әйтәләр. Үзебез арасында да шундый фикерләрбар». Арпадның тавышы, үзен тотышы үзгәрде. Ул бу сорауга әллә ничек үпкәләп тә китте. «Мин куркак татарларны лагерьда күрмәдем», - ди.

Икенче татар Кырым татары булган, өченчесе эмигрант татар булган, дип әйтте ул. Мин татарлар арасында куркак, буйсынган, үзләрен югалткан кешеләр күрмәдем, ди.

«Аларга багышлап өч хикәя яздым», - дип безгә әйткән иде матбугат конференциясендә. Мин «бирегез» дип ялына башладым. Ул хикәяне өч телдә тәрҗемә итәбез дип, венгр, рус һәм татар телләрендә юбилеена чыгарырбыз, дип йөргән идем. Ул әйтә: «Минем үземнең принцип бар, китапны бастырмыйча, бирмим», ди. Аларда авторлык хокуклары бик төгәл һәм кырыс үтәлә. Ләкин ул безгә бүләк ясады. Аяз абыйны мәңгеләштергән бер хикәя килде. Мин инде хәзер ялынып сорыйм, Кырым татарлары турында да, эмигрант татары турында да хикәяләрне безгә җибәрегез, безгә бик кызык, дим.

Татар кем ул, дөнья кысаларында безне ничек күрәләр, без үзебезне күрәбез, дөнья безне таныймы? Мине бу сорау борчый һәм мондый материалларны күптән туплап барам.

«Халкым турында горур итеп - без бар, матур эзләр калдырганбыз дип әйтер өчен фундамент эзлим»

Мин татар әдәбиятын хун язуларыннан укый башлыйм: «Ил» нәрсә ул? Җамал Вәлиди, Хөсәен Фәезханов хезмәтләренә таянып, рус балаларына Идел-йорт образларын, Идегәйләрне ачам. Болар - татар күзлегеннән татарны күрсәтә торган чыганаклар. Ә чит илләр безне ничек күрә? Мин Гарнатины тәкъдим итәм. Испаниядән килгән сәяхәтче безнең Болгарны ничек, нинди күзлектән күрсәткән? Мин үземә таяныч, фундамент эзлим: үземнең халкым турында горур итеп әйтергә? Ничек без бар, без матур эзләр калдырганбыз, сугыш эзләре түгел, мәдәни эзләр калдырганбыз дип әйтергә? Шушы сүзне матур итеп әйтәсем килә.

Мин шулай яшим һәм шуның өчен дә мин театрга да кереп киттем, рецензияләр язам. Чөнки минем үзебезнең спектакльләрне дә күтәреп чыгасым килә. Тамашачыларны гади комедияләр, елап-җырлап утыра торган спектакльләргә генә китерәсем килми. Фәлсәфи әсәрләрне кабул итә торган тамашачыны да тәрбиялисем килә минем. Һәм студентларны мин бу юлдан алып барам. Режиссерларны, артистларны чакырып, без спектакльләрне ачабыз.

«Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиевләр дөньясы бездән китә башлады, без татар шәһәрен югалтканбыз»

Әмирхан Еникиләрне, Мөхәммәт Мәһдиевләрне аңлатырга балаларга тылмач җитми. Аңлатырга кирәк, чөнки бу дөнья бездән китә башлады. Мин аны «Атлантида татарского духа» дип әйтәм. Чөнки бүген халык авылдан күчеп, шәһәргә төпләнә. Ә без шәһәрдә үзебезнең якорьны ташлыйсы утрауны билгеләмәгәнбез, без татар шәһәрен югалтканбыз, ә XXI гасырда яңа татар шәһәрен үстерү юлына басканбыз гына дип бәялим мин.

Шундый яшьләр күренә башлады: Җәдид-фестлар уздырыла. Мин шундый шатланам, зур бәхет ул. Калеб – яңа буын җыены, без монда татарның шәһәр культурасында формалашканын күрәбез. Бу әле чаткылар гына, әле юл ярмадык. Ләкин башларга кирәк, чөнки хәзер татар авылда яшәми, авылларыбыз бетү юлына басты. Без шәһәрдә үз юлыбызны табарга тиешбез.

Шәһәрләребезне ничек татар итәргә? Без моны көчләп, өстән тукып-тукып эшли башласак, булмый. «Образ-перевертыш» ясарга тиешсең. Дискуссиягә кергәндә, мин гел әйтәм - бәхәскә кергән кешегә ул таный торган образ бирергә кирәк. Ул анда үзен генерал итеп сизәргә тиеш. Образны кулына тоттырганда, мин беләм дип хис итәргә тиеш үзен. Ком сәгатен борып куйган кебек, үзең турында бернәрсә белмисең икән дип әйтерлек булсын. Мондый мизгелләр күбрәк булса, проблемалы ситуация туса һәм син аңа интрига ясасаң, үзеңнең халкыңны танытырсың дип уйлыйм мин. Мондый адымнар ясала бүген, яшьләр бар.

«Җебегән татарларны чыгарырга кирәк түгел, күңелләре сынган, бөкерәешеп беткән татарлар белән җиңә алмыйбыз»

- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, Сез тагын кайсы язучыларны танытырга кирәк дип саныйсыз?

- Без шундый четрекле заманда яшибез. Элек безнең биш әдәбият кафедрасы бар иде, анда бик күп белгечләр эшләде. ИЯЛИ институты, өч институтта татар әдәбияты буенча мәкаләләр, китаплар бастыручы кешеләр бар иде. Татарстанда гына түгел, Төмән өлкәсендә, Уфада бар иде.

Хәзер Россия мәгариф системасы борылыш ясады һәм без оптимизация дәверенә кердек һәм бүген әдәбият кафедрасы берәү генә. Анда ун белгеч, аларның берсе генә тулы ставкага эшли, калганнары ярты яки 0,7 ставкада. Ун кеше ИЯЛИдә эшли. Бездә уннан да күп түгел, дип беләм. Егерме кеше генә татар әдәбиятын күтәреп дөньяга чыга аламы? Юк! Монда һәр кеше эшләргә тиеш.

Минем өчен татар әдәбияты һөнәри кызыксыну дип әйтә алмыйм. Чөнки мин журналда эшлим, мин әдәбиятны ярты ставкага гына укытам, бу хобби дәрәҗәсендә. Ләкин үз халкыңа ярдәм итү юлына бассаң, син моны эшләргә тиешсең. Мин совет чорында кандидатлык диссертациясе яклаган кешеләргә мөрәҗәгать итәм. Әйе, безгә бүген әдәбият өлкәсендә эшләргә акча бирмиләр, икенче ысуллар табарга кирәк. Ләкин менә безнең буын эшләп калдырмаса, киләчәк буын моны башкара алмас. Әле без элеккеге татар радиосы тыңлаган буын. Безнең телгә багышланган, әдәбиятка багышланган матур тапшырулар була иде. Ул безнең милли аңыбыз формалашкан чор һәм без моны эләктереп алдык. Хәзер без бу эстафетаны ничек башкарырга тиешбез? Мәктәпләребез юк, институтларыбыз бетә, укыта алмыйбыз. Китап һәм электрон челтәрдә без бу мәгълүматны таратырга тиешбез.

"Мин Гафуриның "Кара йөзләр"е белән дөньяга чыкмас идем"

Милли, безнең халыкны матур итеп күрсәткән мәгълүмат юк. Гафури татарлары, «Кара йөзләр» белән дөньяга чыкмас идем мин. Мин мондый татарны дөньяга чыгарырга каршы. Бүген татарның сынган күңел чоры, аңа рух кирәк. Шуның өчен мин әйтәм: Галимҗан Ибраһимов татарларын, Дәрдмәнд татарларын, Риза Фәхретдиннең татарларын чыгарырга кирәк. Буын түгел, китапларындагы образлар турында әйтәм. Фатих Әмирхан татарларын чыгарырга кирәк.

Уйлап карагыз, Хәят образын тудырганда да боҗра тудыра Фатих Әмирхан. Аның Хәяте бит кире татар егетенә кайта. Ул шушы конфликтның чишү юлын күрсәтә безгә. ХХ гасырга күчкәндә, Әмирхан Еники әсәрләрен күтәреп чыгар идем мин.Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен күтәреп чыгар идем. Бүгенге язучылардан Марсель Галиевне сайлап алыр идем. «Рух» китабын төрле-төрле телләргә тәрҗемә иттерер идем. Бу милли образы кыска гына хикәяләр аша бирелгән китап. Язучыларны сайлап алсаң - минимум бүгенге көнне хәл тә торган, минимум төрле-төрле телләрдә яңгырата торганнары кирәк.

Җебегән татарларны чыгарырга кирәк түгел, күңелләре сынган, бөкерәешеп беткән татарлар белән җиңә алмыйбыз.

«Син горурлык тудыра торган мизгелләр күтәреп чык, татарым. Син үз тарихыңда сары таплар эзләмә»

Рус әдәбияты безгә үрнәкләр калдырды бит инде. Татарда да кеше рухы, җаны бар дип беренче булып Толстой «После бала» хикәясендә әйтте. Купринның татар, башкорт образлары булган 3-4 хикәясе бар. Шулай ук Максим Горький. Мондый үрнәкләр бар рус әдәбиятында. Алар программага кергән әсәрләр. Безне официант, урам себерүче дәрәҗәсендә генә күрсәтмәгән әсәрләр бар.

Черкезова дигән белгеч бар иде. Ул Мәскәүдә милли мәктәпләр өчен рус әдәбияты дәреслекләрен төзеде. Шунда без түгәрәк өстәл уздырганда мондый фикергә килдек: рус язучысы тудырган «Хаджи Мурат»тагы татар образларын дөньяга чыгарырга кирәк. Укучылар аудиториядә үзләрен мин икенче сорт, мин өченче сорт, дип тоймасыннар өчен кирәк бу. Әсәрләрне, язучыларны сайлаганда бер кешене дә үпкәләтәсем килми, ләкин бүгенге көндә мин безнең милли геройларның, милли хәдимнәрнең пантеонын төзеп, бөек рухлы татарлар образын чыгарыр идем. Һәм шуның өчен дә мин тәнкыйтьлим. Галимҗан Баруди әсәрләрен көлеп чыгардылар. Мин бик каты тәнкыйтьләдем, бүгенге образларны алай күрсәтергә ярамый. Әйе, совет чорында тәнкыйтьләгәннәрдер, көлгәннәрдер, ләкин онытмаска кирәк: чоры шундый булды.

«Мулла - поп түгел, мулладан көләргә ярамый!»

Бүгенге татар хөр булырга тиеш, образларны икенче үлчәмгә салырга тиеш. Сәхнәдән татарны көлеп, татардан мыскыл итеп күрсәтә торган чор түгел бүген. Мин гел әйтәм: мулла - поп түгел ул. Пушкинның әкиятләреннән чыгып әйтәм мин. Безнең бөтен интеллигенция муллалар, дини гаиләләрдән чыкты. Мулладан көлгәндә, син үзеңнең режиссерыңнан, үзеңнең язучыңнан, үзеңнең рәсем өлкәсендә эшләгән зыялыңнан көләсең, син үзеңнең милли интеллигенциядән көлгәнеңне бел, дип җавап бирәм. "Әсәрләрдә көлгәннәр бит", диләр. Чорын аңла - син үз тарихыңда сары таплар эзләмә. Ул тапларны җитмеш ел күтәреп чыктылар инде, син горурлык тудыра торган мизгелләр күтәреп чык, татарым, дип әйтер идем мин бүген. Без бу юлдан баш тартсак, куркып, сыгылып төшсәк, үзебезне милләт буларак югалтабыз.

«Милли мәсьәлә ил күләмендә уңай хәл ителгән очрак бар!»

Тагын бер әйберне әйтәсем килә, без Аяз абыйның юбилеена килеп җиттек һәм имтихан тотабыз. Бу язучылар безгә четерекле ситуацияләрне ерып чыгарга үрнәк күрсәтә. Милли мәсьәләләр беренче тапкыр тудымы? Совет чорында милли һөҗүмне борып, яңа юлдан җибәрү булды инде. Мин аның документларын дәүләт архивында таптым. 1972 елда Казанда милли проблемага багышланган киңәшмә уздырылган. Язучылар интернационализм юлына баскач, миллилек кирәк түгел, без СССРда яшибез, интернациональ рухлы булырга тиеш дип татар язучылары әйтергә тиеш булган Мәскәүдә.

Бу бит татар язучыларына имтихан булган. Алар аны ничек ерып чыккан?

«Кулыбызга балта алыргамы яки диалог юлына басаргамы?»

Без яңадан, шул ук Шүрәлегә борылып кайтабыз. Кулыбызга балта алыргамы яки диалог юлына басаргамы дигән сайлау. Бу документлар архивта бар, машинкада тигез генә басылган битләр саклана. Бу чыгышка алдан әзерләгәннәр һәм һәр кеше кәгазь тотып чыккан бу утырышка. Ике көн утырыш ясаганнар. Бу четерекле мәсьәлә буенча мөхтәрәм язучы - Башкортстаннан Мостай Кәрим чыгыш ясарга тиеш булган. Без аны татар дип тә йөртәбез, башкортлар башкорт дип горурлана. Мостай Кәрим татар-башкорт язучылары исеменнән бу фикерне яңгыратырга тиеш булган. Мәскәү аның кулына шундый рычаг биргән һәм башка язучыларның сораулары тумас дип ышанганнар.

Мостай Кәрим идеологиягә буйсынып, пленар доклад ясый, җиренә җиткереп, мисаллар китереп. Ул бу фикерне дәлилләп чыккан, язучылар интернациональ әдәбият юлына басарга тиеш, дигән.

Кем каршы чыккан дип уйлыйсыз? Мин беркайчан да бу язучы каршы чыгар дип уйламас идем. Ул язучыны әле 1937 елда ук сындырганнар иде. Бу – Фатих Хөсни. Ул Язучылар союзы идарәсендә эшләгән, югалтырлык урыны бар. 30 елларда аны әдәбияттан куып ук чыгардылар, финанс министрлыгына эшкә китте, ул бу юлны үткән кеше. «Казан утлары»ның ул номерын күрдем мин. Вак-вак хәрефләр белән, егермеләп әдәбият белгече, «син әти-әниеңә каршы, аларның рухларына каршы, татар халкына каршы һәм советка, большевикларга каршы язгансың әсәреңне» дип таптап язган. Аннан журнал гафу үтенгән сүзләрне бастырып чыгара.

Фатих Хөсни, үзенең бөтен горурлыгын җыеп, дәрәҗәле, мәртәбәле урынын югалтудан курыкмыйча, шушы утырышта чыгыш ясаган һәм бу ситуацияне үзгәрткән. Ул Мостай Кәримгә әйткән: «Мостай, мин синең чыгышың белән килешмим, язучыларга уйланырга кирәк дип фикер йөртәм», дигән. Мисал китергән: «Ничек инде безнең миллилек алымнарга гына сеңеп калсын? Мостай, уйлап кара, бөтен дөнья Чехов белән соклана. Чеховны рус язучысы итеп таный дөнья, чөнки ул рус дөньясын, үзенең дворяннар портретын һәм усадьба хронотибын тудырган язучы», ди. Шушы чыгышы белән әдәбиятта борылыш ясый.

Фатих Хөсни - безнең әдәбиятыбызның арысланы, башын горур тотып йөри. Моны гади карандаш белән әләк кебек теркәп куйганнар.

Бу бер мисал. Бу - татарның дискуссиягә керткән зур өлеше. Аның турында хәзер онытырга, әдәбият китапларына да кертмәскә тырышалар.

Хәзер шундый белгечләр буыны тудымы, тарихны өйрәнәселәре килмиме?

1970 ел. Галимҗан Нигъмәтинең кызы Йолдыз Галимҗановна Нигъмәтуллина «Национальный эстетический идеал» монографиясендә татар әдәбиятыннан мисаллар китерә. Мәскәүдәге конференцияләрдә катнашып, Грузиягә, Ашхабадка барып докладлар укып, шул концепцияне яклый, әдәби теорияне бора. Уйлап карагыз - милли, милли үзенчәлек дигән сүзләрне кулланмаска дигән инструкцияләр төшкәндә, татарлар 70нче елларда күтәрелә, миллилек юлына баса. Алар позитив критика, теоретик хезмәтләр язып моны дәлилли. Эмоцияләргә китеп түгел, безне үпкәләттеләр, кимсеттеләр дип елап түгел, ә дискуссияләр аркылы, аргументлар табып, сатулашмыйча гына, матур итеп.

1970 еллар әдәбияты тарихын карагыз әле. Әдәбиятта нинди язучылар туды! Руслар «Молодая гвардия» журналы янында үзләренең рус партиясе язучыларын туплый башлый. Валентин Распутин, Виктор Астафьевларны китерттеләр һәм алар совет әдәбиятында рус характеры образларын тудыра башлады. Ә безнең татар әдәбиятын карасагыз, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев – алар болай гына туган шәхесләр түгел. Василий Беловның китабы бар – рус мәдәнияте сүзлеге кебегрәк китап төзегән ул. Аяз абый Василий Белов белән бер өстәлдә еш төшке аш ашаган. Ул чын рус бит инде, русизм идеологы. Аның теорияләренә таянып, Аяз абый үзенең әсәрләрендә татар дөньясын төзегән. Ул әйткән: «Авылар бетә, фольклор үз вазыйфасын үтәми башлый һәм без бу фольклор функциясен китапларыбызга күчерергә тиеш».

«Без китапларда гына түгел, кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга тиеш»

Хәзерге заманда кәгазь китаплар юкка чыгу юлында, без моны ачык әйтергә тиешбез. Шундый заман җитте - без хәзер Интернетта эшләргә тиеш. Радио-телевидение, планшетта мәгълүмат бик күп булырга тиеш, кино өлкәсендә эшләргә тиешбез. Без китапларда гына түгел, кинода, театрда татар образларын, татар характерын тудырырга тиеш. Татар башка халыклардан нәрсәсе белән аерыла? Куркак татар образын тудырып, үзеңне гел тәнкыйтьләп булмый. Мәсәлән, мулланы традицион булмаган сексуаль ориентация кешеләре дип сәхнәдән күрсәтү модага керде хәзер. Самовардан аракы эчә ул, хатын-кызларны ярата.

Ә кайда безнең Риза Фәхретдин образлары, Шиһабетдин Мәрҗәни образлары? Алар нинди зыялы булган! Алар мулла да булган, алар тарихчы да. Энциклопедик белемле кешеләр, аларның исемнәрен Англиядә «Британик» энциклопедиясенә керткәннәр. Америкада конгресс китапханәсендә Риза Фәхретдин, Шиһабетдин Мәрҗәниләр турындагы мәгълүмат инде ХХ гасыр башында ук булган. Менә бит татарлар нинди адымнар ясаган үзләрен яңгыратырга.

Ә без хәзер татарда рәсем булмаган дибез. Риза Фәхретдиннәр, Мәрҗаниләр фотога төшкән бит.

«Безнең язучыларыбыз хәзер күмелеп Казанда яши һәм алар бер-берсе белән аралашмый»

- Бүгенге татар әдәбиятын ничек бәялисез? Сез аны бик йомшак дип тәнкыйтьләгән идегез?

- Язучылар күп безнең. Отчет биргәндә 400 язучы бар. Ләкин мин әдәбиятны бәяләгәндә, Мәскәү кысаларына, дөнья кысаларына нинди әсәрләр белән чыгабыз дип уйлыйм. Безнең язучыларыбыз хәзер күмелеп Казанда яши һәм алар бер-берсе белән аралашмый да. Бер-берсенең китапларын укымыйлар дип бәялим мин. Хәзер белгечләр дә укып җитешми бу чыккан китапларны.

Әдәби мәктәп дигән әйбер бетте. Тагын Аяз абыйдан мисал китерәм, яшь язучылар белән ничек эшләгәнен. Мин хатларын чыгардым. Мәктәп укучысы «Казан утлары»на Аяз абыйга хикәя җибәрә. Аяз абый шуңа 16 битлек рецензия яза. Укучыда талант юк әле, тумаган, ләкин бу - әдәби мәктәп. Сиңа язучы булырга ничек ярдәм итә алам мин ди ул. Нинди китаплар укырга тиеш син? Язмаңда шундый-шундый эпизод бар, аны ничек үстерергә була, син аны бу язучыдан укып өйрән, дип рецензияләр яза. Бүген яшь язучыларга ярдәм итә торган мондый язучы бармы? Әле ярый Гүзәл Сәгыйтова «Калеб» ачты. Алар язучылар союзында да җыелалар, яшьләрне тупладылар. Ләкин анда олы яшьтәге язучылар үзләренең әдәби осталыкларын бүләк итәргә килми.

"Яшь язучыларда милли образлар юк, үзебезне икенче сорт дип тою бар"

Без бүген шундый ашыгыч рәвештә яшибез. Яшьләр укырга җитешми дә, алар нәрсә укырга икәнен дә белми, аларга мисалларда күрсәтергә кирәк. Мин дөнья әдәбиятын укыдым, аны беләм һәм бөек әсәр яза алам, дип ышана алар. Миңа гел әйтәләр: «Миләүшә апа, миллилек юк әсәреңдә дип гел бәйләнәсез инде». Ләкин мин әйтәм: «Милли образлар булмаса әсәреңдә, син дөньяда дан яулый алмыйсың». Маркесларны, япон язучыларын бүген бөтен дөнья яратып укый. Ләкин анда бит япон милли образлары. Без япон халкын таныйбыз бу әсәрләрдә. Бестселлер китаплар исемлеге бар. Алар бит үзләренең илләрен, халыкларын яңгыраткан. Ә бездә ничектер чиркану, үзебезне икенче сорт дип тою бар. Дөньяның мондый-мондый алымнарын алабыз да, үзебез турында артык мәгълүмат күрсәтмичә генә, гомумкешлек проблемалары турында язам, дип җавап бирәләр миңа. Ләкин ул проблеманы күтәрү өчен әле бик күп белем тупларга кирәк.

Нинди әсәр уңышлы була: өч элемент

Әсәр уңышлы булсын өчен өч катлам бар. Син зур проблемага чыгарга тиешсең. Нинди милләт вәкиле, кайсы гасыр укучысы булмасын, шул проблеманы аңларга тиеш. Аңлаешлы итеп тәкъдим итәргә тиешсең. Аннары син үзеңнең чор проблемасына төшәсең, чорыңны күрсәтәсең, гомумиләшкән портрет тудырырга тиешсең. Һәм автор буларак үзеңне танытырга тиешсең. Автор үлде дигән теория бар, ләкин аны күрсәтергә кирәк. Ул бит барыбер авторның позициясе һәм шәхес буларак шәхсән дәрәҗәгә төшәсең. Шушы өч пирамиданы үтәмәсәң, әсәрең уңышлы түгел.

Кемне яратып укыйм мин бүгенге көндә, кемнән рухланып яшим? Йолдыз Миңнуллина шигъриятен яратам, Марсель Галиевны яратам. Вахит Имамовны укырга авыр дип әйтәләр, ләкин мин аның китапларының ачкычын таптым дип беләм һәм анда татар тарихы турында бик күп мәгълүмат табам. Бу язучыларны аерып чыгарыр идем мин үзем өчен.

Көчле әсәрләрне укып җитешмәдем, дип әйтә алам мин. Чөнки мин әле татар әдәбиятын өйрәнәм генә. Бер фраза бар бит: «Я еще не волшебник, я только учусь» дигән. Үпкәләмәсеннәр, мин бүген шушы авторларны аерып чыгарам.

«Өлкән буын язучыларына мөрәҗәгать итәсем килә: әсәрләрегезне чыгаргач, яшьләрне җыеп, бу китапларны укып, аралашырга кирәк»

- Илшат Сәетов интервью биргәндә шундый фикер әйткән иде. "Соңгы 20 елда язылган нинди татар романын укыдың дигәч, кешеләр аптырап кала, җавап бирергә авырсыналар", - дигән иде. Сез соңгы 20 елда язылган нинди романнарны атар идегез?

- Мин Аяз Гыйләҗевне өйрәндем, Мөхәммәт Мәһдиев чорын яхшы беләм. Әдәби фонны тудырыр өчен ике ай романнар укыдым. 2017 елда «Казан утлары»нда чыккан бөтен романнарны укырга тырыштым. Фәүзия Бәйрәмованың «Һиҗрәт»ен, Марсель Галиевнең «Тимә, яшәсен!», Вахит абыйның «Карабәк», «Солтан Сөләйман» әсәрләрен, Марат Кәбировның «Китап» романын, Рабит Батулланың «Илбашы»н. Мин романнарны сайлап алдым. Чөнки хикәяләр турында мәгълүмат бик күп. Бу китаплардан чыгып фикер йөртәм, диагноз ясыйм.

Безнең әдәби мәктәп саега башлады, формасы җитешмәгән китаплар чыга башлаган дип бәялим. Фикер алышу юк, язучыга ярдәм юк. Аңа көзге кирәк, укучы кирәк, укымагач, фикер әйтүче юк. Ул, бәлки, үзенең әсәрен үзгәртер иде дә. Элек китап чыккач, ун мәкалә чыга иде. Гади укучылар, сыер савучылар, эшчеләр, югары уку йортында укучылар яза. Бөтен кеше ябырылып «Казан утлары»н укыган һәм үзенең фикерен әйткән. Язучыларга эшләргә җиңел булды.

Язучы бит ул хисле кеше һәм ул буталырга да, йомшак җирләрен күрмичә дә калырга мөмкин. Без аңа ярдәм итәргә тиешбез. Мин бу романнарны укыгач, сөендем, зур формада эшләүче кешеләр бар. Безнең язучылар таләпчән кешеләр дигән фикергә килдем. Рецензияләрне язып аларга җибәрдем дә. Чөнки без җыелмыйбыз, күмелеп яшибез. Мин Аяз Гыйләҗевтә күмелеп яшим инде, вакыт җитми бит инде бүген.

Минем өлкән буын язучыларына мөрәҗәгать итәсем килә: сез әсәрләрегезне чыгаргач, яшьләрне җыеп, бу китапларны укып, аралашырга кирәк. Язучылар союзындамы җыелырга, бу китаплар турында сөйләшергә. Ул китаплар турында мәгълүмат юк. Китап чыкты, «Һиҗрәт» кайчан чыккан инде, Интернетка кереп карадым, бер фикер юк. Фәүзия апаның интервьюлары гына эленеп тора. Бер язучы да бу китап турында фикер әйтмәгән, бер белгеч тә чыгыш ясамаган, электрон челтәрдә юк бернәрсә дә.

Яшь буын бу китап турында кайдан мәгълүмат тапсын? Алар «Казан утлары»на килеп җитми. Әле ярый Фәүзия апаның бәхете, «Казан утлары» аның электрон текстын сайтка элгән. Ә бит романнар да электрон челтәрдә юк. Авторлык хокукларын саклыйлармы, белмим инде. Яшь буын хәзер планшеттан китап укый. Аларга кәгазь китап кирәкми дә, вакытлары булганда укыйлар. Мәсәлән, «Тимә, яшәсен!» әсәрендә сокландыргыч образлар тудырган безнең язучыбыз Марсель Галиев. Үзенең чоры, 50 нче, 70 нче еллар. Мин ул чорның сулышын тойдым, бик кызык булды. Минем бит әле бу чордан дистанция дә зур түгел. Аяз абый әсәрләреннән дә беләм. Ләкин Марсель абый буыны бу чорны икенчерәк күрсәтә. Аяз абыйлар кебек түгел, аерма бар. Фәүзия апа «Һиҗрәт»тә Себер татарларының тарихын чыгарган, эмиграция темасына бик күп тарихи фактлар бар. Вахит Имамовның «Карабәк» романын карасак - беренче Болгар ханы образын тудырган. Бу ханның үзенчәлеге нәрсәдә, Вахит абый безне бу сорауга җавап эзләргә өнди. Без тарих турында фикер генә йөртмибез, бүгенге татар турында фикер йөртәбез. Ничек бердәм булырга - менә проблемалы ситуация тудыра һәм безгә үрнәкләр бирә. Ничек итеп татар ханнары бу четерекле ситуацияләрне ерып чыкканнар, бу бердәмлекне алар саклый алганнармы? Сакламагач, нинди фаҗигагә дучар булганнар, бу мисалларда Вахит абый безне тәрбияли.

«Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә: без мактыйбыз, тәнкыйть фикерен әйтсәң, сине яратмыйлар»

- Миләүшә Мөхәммәтҗановна, хәзерге әсәрләр кай яклары белән йомшак?

- Йомшак яклары бар романнарның. Нәрсәдән килә бу? Ашыгып чыгаралар. 2017 елда басылып чыккан «Казан утлары»нда һәм шунда ук китап булып чыга. Форма ягыннан, композиция ягыннан уйлап бетерелмәгән әйберләр, кабатланулар очрый.

Аяз абыйның мәсәлән, «Урамнар артында яшел болын» әсәренең өч варианты бар. Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләр ничә әдәбият секциясен җыеп бу әсәрләрне тикшергән, шуның өчен шедевр туган да. Ә бүгенге язучылар андый ярдәм күрми. Безнең әдәбиятны нәрсә бетерә: без мактыйбыз, тәнкыйть фикерен әйтсәң, сине яратмый башлыйлар, аңламыйлар.

«Рәхмәт, әле татарча яза торган язучылар бар» дип гел әйтәләр. Ләкин алай булырга тиеш түгел. Язучыны үстерер өчен аңа йомшак якларын да күрсәтергә кирәк. Ярдәм кирәк язучыга, аның укучысы булырга тиеш. Укучыны ачарга, тәрбияләргә, формалаштырырга кирәк. Телевидение, радио, интернет челтәре, электрон пространствога язучылар союзы да керергә тиеш һәм шунда актив рәвештә пропагандаларга тиеш безнең әсәрләребезне.

"Романнарны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк, китапларны кайдан сатып алырга да белмим"
Бу китапларның анонсларын рус, инглиз телләрендә яңгыратырга кирәктер. Кеше Интернетта утыра, бу анонсны күрә. Фәүзия Бәйрәмованың китабын эзләп йөрим, кайдан сатып алырга да белмим. «Казан утлары»нда беренче бүлеге генә басылды бит, бер китап кибетендә юк. Кайдан табарга бу китапны? Димәк, аны электрон челтәрдә урнаштырырга кирәк. Үз акчасына чыгаргандыр инде ул китапны, сәбәбе дә бардыр. Ләкин без Себер татарларының Күчем ханнан бирле тарихын укучылар шушы китаптан гына алырга мөмкин бит. Татар тарихын мәктәпләрдә бүген өйрәнмиләр. Моның интригасын табып, реклама ясарга була бит. Үз тарихыңның ак тапларын юк итә торган китап бит бу. Анда риторика бар, публицистика бар. Минидеаллаштырып әйтмим. Анысы Фәүзия апаның холкыннан килә инде. Ул үзенең романын трибуна итеп кабул итә, анда дискурслар очрый.

«Рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буын килде хәзер әдәбиятка»

Рабит Батулланың «Илбашы»н да укып чыктым мин. Бу китапны кабул итмәгән кешеләр дә булды. Кемдер аны сталиниана кысаларында язылган китап дип кабул итте. Мин аны ике тапкыр укыдым. Башта болай гына караган идем. Аннан бу әсәргә әдәби традиция аркылы кардым. Рабит Батулла җиренә җиткереп илбашы образын эшләгән. Төрки әдәбиятта аның үзенең традициясе бар һәм Рабит Батулла, шул традициягә борып, әдәби образ тудырган. Шәймиев образын әдәби образ буларак бәялим. Батулла безнең милли, меңьеллык тарихыбызда тупланган традицияләргә таянып язган.

Китап турында укымыйча фикер йөртәләр. Ә син аны укып чык, аннары фикер тупла, ә син кашыңны җыерып укыма, тынычланып укы. Мин мәкалә язу өчен 3-4 тапкыр укып чыгам. Чөнки мин кызып китә торган кеше, мин – Кучкар. Эмоциягә генә бирелеп, сызып атмыйм кеше хезмәтен, дип, 3-4 тапкыр укыйм. Әсәрләрне бәяләгәндә, фикеремне уйлап, кырык тапкыр үлчәүгә салып әйтәм. Диагональ буенча укымыйм мин китапны. Китапка язучы позициясеннән карыйм һәм ул бу китапны язганда нинди аудиторияне күз алдына китергән икән дим. Яки, эгоистик фикер йөртеп, бу китапны үзе өчен генә язганмы? Нинди укучыны, кайсы буын укучыларын күргән ул күз алдында? Бу буынны үзенә җәлеп итәр өчен нинди алымнар кулланган?

Шул «Илбашы»н алсак - авылда яшәгән кеше өчен китапның беренче өлешендә рәхәтләнеп, үзенең яшьлек хатирәләрен күреп, моңланып укый торган, мәхәббәт кыйссасы традицияләренә таянып ясалган бүлекләр бар. Матур итеп, җиренә җиткереп, үрнәк буларак бүлекләр күрдем мин монда.

Бүгенге яшь прозаикларның хикәяләрен күрәм мин. Гел бастырып чыгара «Казан утлары». Алар безнең милли-эпик тардицияләрне өйрәнмичә яза. Интрига гына түгел, тема табу гына түгел, нинди инструмент кулланып, нинди алымнар кулланып син бу әсәрдән матур конструкция, композиция төзи аласың? Икебана кебек аның һәр чәчәге, геройның һәр сүзе, һәр образы үз урынында булырга тиеш.

Аннан бер әйбергә тап булдым. Бик күп фамилияләр кертәләр бүгенге романнарга, алар истә калмый. Нишләп бу геройлар онытыла? Мин әле моның хикмәтен чишмәдем. Вакыт уза, мин онытам, төп геройларны гына истә тотам. Ә Аяз абыйның әсәрләрен күз алдыгызга китерегез. Мөхәммәт Мәһдиевнең, Галимҗан Ибраһимовның романнарына ничә герой керә - алар әле дә истә.

Әйтәм бит, безнең әдәби мәктәп юкка чыга. Без дөнья әдәбиятын өйрәнәбез дигән, рус әдәбияты образлары системасына таяна торган буын килде хәзер әдәбиятка. Ә безнең үзебезнең милли-эпик традицияләрен өйрәнгән язучылар әдәбиятка киләләр дип әйтә алмыйм. Мин моңа бик кайгырам.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10