ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Бельгия татарларының иң өлкән вәкиле сайлауга оныгы белән килгән

19 март 2018, 11:44

Бельгия татарларының иң өлкән вәкиле сайлауга оныгы белән килгән Бельгиядә сайлауда барлыгы 2248 кеше катнашкан. Аларның күбесе Владимир Путинны яклап тавыш биргән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Антверпенда Россия Генераль консуллыгында узган Россия Президентын сайлауга «Бельгия татарлары» ассоциациясенең иң өлкән вәкиле - 81 яшьлек Роза Абазова үзенең 18 яшьлек оныгы - Дарина Апажева белән бергә килгән. Бу хакта ассоциациянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дарина Бельгиядә туып үскән, быел Брюссельдә мәктәп тәмамлый. Узган елда ул әбисе белән аның туган ягына - Татарстанның Сарман районына кайтып килгән.

Дипломатик миссия территориясендә урнашкан 8040 нчы участокка беренче булып тавыш бирергә килүчеләрне Генераль консул Евгений Егоров шәхсән үзе каршы алып, аларга символик бүләк, чәчәкләр һәм сайлауда тәүге мәртәбә катнашуы турында таныклык тапшырган.

Дипломатик миссиядәге участоктан тыш, башка урыннарда да тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган. Остенде һәм Зебрюгге шәһәрләренә билгеле бер сәгатьләрдә килгән махсус автобусларга вакытлы урналар урнаштырылган. Комиссия әгъзалары шулай ук россиялеләр яши торган йортларда, хастаханәләрдә, хәтта төрмәләрдә дә булган.

Моннан алдагы сайлау белән чагыштырганда, Бельгиядә яшәүче россиялеләрнең активлыгы арткан. Сайлауда барлыгы 2248 кеше катнашкан. Аларның күбесе - 72,5 проценты - Владимир Путинны яклап тавыш биргән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10