ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Елена Шишмареваның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылмаячак

19 март 2018, 12:24

Видеокамералардан күренгәнчә, йорт территориясенә чит кешеләр үтеп ермәгән, өйдә тәртип хөкем сөргән.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмареваның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылмаячак, дип хәбәр итте РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Өй сагына алынган 52 яшьлек Елена Шишмарева үз-үзенә кул салган.

Видеокамералардан күренгәнчә, йорт территориясенә чит кешеләр үтеп кермәгән, өйдә тәртип булган.

Шишмареваның мәетен Лаеш районының Столбище авылында мәрхүмә яшәгән йортның мунчасында табып алалар. Министр урынбасары 7 февральдә 53нче яшендә вафат була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10