ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңгән Александра Лебедева белән очрашты

19 март 2018, 12:48 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бәйгесендә җиңгән Александра Лебедева белән очрашты Бәйгедә Татарстанның тагын бер вәкиле – юрист Илнар Гыйрфанов та җиңү яулады.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән Александра Лебедева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Россия лидерлары» конкурсы 2017 елның октябрендә старт ала. Аның максаты – иң перспективалы җитәкчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү. Проектта 200 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдерде, шуларның 4,5 меңгә якыны – Татарстаннан. Бәйгенең финалы быелның февралендә Сочида узды. 103 җиңүче арасына Татарстан вәкиле Александра Лебедева да керде.

1 миллион сум күләмендәге грантлардан тыш, җиңүчеләр илнең танылган бизнес һәм хакимият вәкилләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә дә ия булачак. Александра Лебедева Татарстан Президентын үзенең остазы итеп сайлады.

Шунысын да искәртик: «Россия лидерлары» бәйгесендә Татарстанның тагын бер вәкиле – юрист Илнар Гыйрфанов та җиңү яулады. Аның остазы – РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе урынбасары Андрей Турчак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10