ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Татар хор музыкасының “XXI гасыр энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана
Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр
Казанда Равил Тумашевның каберенә чәчәкләр салдылар

Җәмгыять

Җиде яшьлек татар малае Максим Галкин тамашасында осталыгын күрсәтте

19 март 2018, 19:24 , Фото: скриншот

Җиде яшьлек татар малае Максим Галкин тамашасында осталыгын күрсәтте Ранил батутта сикерә, янгын сүндерүче булырга, Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга хыяллана.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады.

Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул осталыгын тамашаны алып баручы Максим Галкинга күрсәтте. Ранилне хуплап, тапшыруга батутта сикерү буенча Олимпиада чемпионы Александр Москаленко килгән.

Ранил янгын сүндерүче булырга хыяллануын, аларның өч көн ял итүе турында сөйләде. Шулай ук аның Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга да теләге бар икән.

Искәртеп үтик, "Лучше всех" тамашасында Казаннан алты яшьлек математик Александр Мишагин катнашкан иде. Чыгышы вакытында ул, уйда гына  алты урынлы саннарны икегә тапкырлап, шаккаттырды. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10