ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстандагы башлыгы вазифасыннан китә

19 март 2018, 18:05 , Фото: архив/Регина Шафиева

Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге хезмәтенең Татарстандагы башлыгы вазифасыннан китә   Рөстәм Сафиуллин күзәтчелек органы коллективына яңа эш урынына күчүе турында әйткән.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Россия сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча территориаль орган җитәкчесе Рөстәм Сафиуллин яңа эш урынына күчә. Бу хакта ул хезмәт коллективына бүгенге киңәшмә барышында әйтте, дип хәбәр итә күзәтчелек органы матбугат хезмәте.

Рөстәм Сафиуллин булачак эш урынының төгәл урынын әйтмәгән.

20 марттан ведомство җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Любовь Шәйхетдинова билгеләнгән. Моңа кадәр ул территориаль бүлек җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарган. 

Киңәшмә барышында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Сафиуллинга күпьеллык намуслы хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен, Сәламәтлек саклау күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Михаил Мурашко исеменнән Мактау грамотасын тапшырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10