ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Зәй политехник көллияте студентлары иҗат фестивалендә беренче урынны алды

22 март 2018, 07:00

Зәйлеләрнең иң яхшы чыгышлары Казанда тәкъдим ителәчәк.

 (Зәй, 22 март, “Татар-информ”,  “Зәй офыклары”, Николай Шавмионов). Республикада һөнәри белем бирү учрежденләрендә белем алучылар арасында “Язгы тамчы” (“Весенняя капель”) дип аталган иҗат фестивале бара. 14-16 мартта фестивальнең төбәк этаплары 15 һөнәри белем бирү уку йорты ( Зәй, Түбән Кама,Чистай, Алексеевск,болгар, Лаеш,Балык Бистәсе, Нурлат, Аксубай һ.б.) үзешчәннәре катнашында төрле шәһәрләрдә узды, дип яза җирле басма.

“Язгы тамчы” фестивале яшьләр арасында масштаблы вакыйгалардан, дәрәҗәле чаралардан санала. Аны ачу тантанасында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Лариса Сулима, Станислав Андреев катнашты.

Фестиваль талантларны ачыклаудан тыш,WorldSkills Russia Чемпионатының мәдәни программасы һәм конфедерация Кубогы Паркы программасында катнашучыларны барлау булып та тора.

Быел исә фестиваль республиканың 8 төбәгендә 85 һөнәри уку йортларында белем алучылар катнашында үтә һәм үз эченә дүрт юнәлешне – музыка,бию, театр һәм оригиналь жанрларны ала. Алар барысы да “Россиягә рәхим итегез! Welcome to Kazan!” шигаре астында бара. Төбәк этапларында 57 һөнәри белем бирү оешмалары талантлары чыгыш ясаган инде. Шунысы куанычлы, Зәйнең политехник көллияте студентлары Түбән Камада чыгыш ясап, беренче урынны алуга ирештеләр. Фестивальнең гала-концерты 6 апрельдә башкалабыз Казанның “УНИКС” концертлар залында узачак. Әлбәттә, аңа зәйлеләрнең иң яхшы чыгышлары да алыначак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10