ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Кама янында юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлгән

22 март 2018, 09:45

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Түбән Кама янындагы юл һәлакәтендә 42 яшьлек хатын үлде, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән Зәй-Яр Чаллы-Әлмәт юлында "Лада" машинасы "Вольво" йөк машинасы белән бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, машина йөртүче хатын идарәне югалткан, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Бәрелешү шулкадәр көчле булган, "Лада" юлдан чыгып очкан һәм ут баганасына бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә хатын урында җан биргән.

Юл һәлакәте урынында тикшерүчеләр эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10