ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Рөстәм Миңнеханов сайлаулар оешкан төстә узган өчен депутатларга рәхмәт белдерде

22 март 2018, 10:48

Рөстәм Миңнеханов сайлаулар оешкан төстә узган өчен депутатларга рәхмәт белдерде Бүген Казанда, ТР Дәүләт Советынның 36 нчы утырышында республика Президенты депутатларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советынның 36 нчы утырышында катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов депутатларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Татарстан Парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, депутатлар утырышка ил өчен әле генә узган мөһим вакыйга – Россия Президентын сайлаулардан соң җыелды.

“Россиядә мөһим сайлаулар – илнең лидерын сайлаулар узды. Татарстанда ул югары дәрәҗәдә оештырылды, сайлаучылар актив катнашты. Мин депутатларга, предприятиеләр һәм муниципаль район һәм шәһәрләрнең башлыкларына яхшы, нәтиҗәле эш күрсәткәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм. Сезгә эшләрегездә алга таба да зур уңышлар телим”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин әле май аенда республикада муниципаль дәрәҗәдәге сайлаулар булачагын искә алды. “Безне алда күп эшләр көтә. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның парламентка Юлламасында һәм шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында куелган бурычларны үтәргә кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Дәүләт Советы 36 нчы утырышының көн кадагына 25 мәсьәлә кертелгән иде, депутатлар тагын берничә мәсьәлә өстәде.
 
Утырышта республика башкарма хакимият органнарының 2017 елдагы эшчәнлегенә хисап ясала. Хисап белән Хөкүмәт рәисе Алексей Песошин чыгыш ясый.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10