ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән
Татар конгрессының чираттан тыш съездында Уставка үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралачак

Рәсми Татарстан

Р.Миңнеханов Ibusuki Hakusuikan компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашты

22 март 2018, 11:46

Рөстәм Миңнеханов очрашу нәтиҗәләре буенча эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Ibusuki Hakusuikan компаниясе җитәкчесе Тадатака Шимотакехара белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Очрашу барышында кайбер тармакларда хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар. Япония компаниясе үзара хезмәттәшлеккә карата кызыксыну белдерде. Аерым алганда, туризм һәм кунакханә бизнесы, медицина һәм заманча медицина технологияләре, нефть химиясе, азык-төлек сәнәгате өлкәләрендә үзара хезмәттәшлек итү хакында фикер алыштылар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов очрашу нәтиҗәләре буенча белгечләр бүген кузгатылган темаларны җентекләп өйрәнә, аеруча перспективалы үсеш юнәлешләрен билгели алсын өчен эшче төркем оештырырга тәкъдим итте.

«Без Япониядәге партнерларыбыз белән актив эшләргә омтылабыз, нефть эшкәртү, нефть химиясе комплексы белән бәйле күп кенә проектлар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, очрашуда Япониянең сәүдә челтәрләрендә «Татспиртпром» продукциясен сату күләмен арттыру белән бәйле мәсьәләләр хакында да фикер алыштылар. Әйтик, 2018 елда Япониянең Suntory Group һәм Mitsubishi Foods компания-дистрибьюторлары белән хезмәттәшлек итү күздә тотыла.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, «Татспиртпром» үз продукциясен 17 илгә (АКШ, Япония, Корея, Германия, Кытай һ.б.) чыгара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10