ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Икътисад

Республика фонды банклардан зыян күрүчеләрнең 85 процентына 2020 елга кадәр ярдәм итәчәк

22 март 2018, 14:07 , Фото: http://president.tatar.ru

Республика фонды банклардан зыян күрүчеләрнең 85 процентына 2020 елга кадәр ярдәм итәчәк Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстандагы кайбер банкларның лицензияләрен алуга бәйле теманы кузгатты.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Республика ярдәм фонды 2020 елга кадәр Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрына кертелгән юридик һәм физик затларның 85 процентына булышлык күрсәтергә тиеш. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 36нчы утырышында шул хакта белдерде.

ТР Хөкүмәте башлыгы үз чыгышындаТатарстандагы кайбер банкларның лицензияләрен алуга бәйле вәзгыятькә тукталды. Ул узган елның маенда Татарстан Президенты указы белән Республика ярдәм фонды оештырылуын искәртте.

«1 ноябрьдән фонд Татфондбанк һәм ИнтехБанк кредиторлары таләпләре реестрының өченче чиратындагы юридик затларга финанс ярдәме күрсәтергә кереште. Барлыгы 269 оешмага 37,6 миллион сум күләмендә акча түләнде», - диде Премьер.

Фонд карары нигезендә, 1 февральдән юридик затларга күрсәтелә торган финанс ярдәме күләме 500 мең сумга кадәр арттырылды, дип искәртте ул. «Икенче этап башланды инде. Аның кысаларында гражданарның ташламалы категорияләренә ярдәм күрсәтеләчәк», - дип өстәде Алексей Песошин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10