ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Кемерово өлкәсе Сабан туенда татар милли киемнәре бәйгесе була
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли

Мәдәният

Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитеты утырышына журналистларны кертмәделәр

22 март 2018, 14:17 , Фото: Рамиль Гали

Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитеты утырышына журналистларны кертмәделәр Казанда I Халыкара төрки кино фестивале ачылды. Ул 21 – 25 март көннәрендә уза.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитетының утырышы, алданрак чарага журналистлар чакырылган булса да, ябык ишекләр артында узды. Төрки дөньяның кино эшлеклеләре чакырылган дәрәҗәле чара Халыкара төрки кино фестивале кысаларында оештырылган иде. Ул Халыклар дуслыгы йортында үткәрелде.

Төрки дөнья кино ассоциациясе башкарма комитетының утырышының беренче өлешендә Азия илләре турында рус телендә мәгълүмат бирүче телеканал үз презентациясен тәкъдим итте һәм хезмәттәшлеккә чакырды. Әлеге реклама чыгышы тәмамланганнан соң, Башкарма комитет утырышының эш планы тәкъдим ителде. Әмма оешманың эшләнгән эшләре һәм алдагы планнары турында сүз башланганчы, әлеге ассоциация президиумы әгъзасы, “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова журналистларның чыгуын сорады.

Искәртеп үтәбез, Халыкара төрки кино фестивален оештыру идеясе белән Төрки дөнья кино ассоциациясе чыккан. Әлеге идея 2017 елда Истанбулда узган “Төрки дөнья” документаль фильмнар фестивале кысаларында туган. “Төрки дөнья” кинофестивален Төрки дөнья журналистлары федерациясе оештырган иде. Беренче кинофорум уздыру урыны итеп Казан сайланган. Төрки дөнья кино ассоциациясенең президиум составына Россиядән “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова да кергән. Шунысы игътибарга лаек – кинофестиваль Татарстан бюджеты хисабына үткәрелә.

Ни өчен ассоциация нигезендә төркия журналистлары торган оешма утырышына Татарстан журналистлары кертелмәве турында аңлатма булмады. Яңа структураның бурычы төрки кинематографының соңгы еллардагы казанышларын башка илләр тамашачыларына күрсәтү, Евразия киңлеге өчен көнбатыш кино өлкәсеннән бәйсез булган үз фильмнар прокаты булдыру икәнлеген күздә тотканда, бу бигрәк тә аңлашылмый.

Алдарак “Татар-информ” матбугат агентлыгында Халыкара төрки кино фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова Татарстанның “Мөһәҗирләр” әсәрен төрки халыкларның уртак тырышлыгы белән төшерергә теләвен әйткән иде. “Татарстан кинематографистлары Төрки дөнья кино ассоциациясенең башкарма комитеты утырышында әлеге тәкъдим белән чыгачак, - диде ул, - “Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр”ен экранлаштыру идеясе күптән “һавада оча”. Аны беренче тапкыр Илдар Матуров тәкъдим иткән иде. Аның сценарие әзер. Безнең хәзер әлеге әсәрне тәкъдим итүнең реаль мөмкинлеге туды. Без аны шура утырышында копродукция буларак тәкъдим итәрбез дип уйлыйбыз. Чөнки анда татар халкы турында гына түгел, бөтен төрки халыклар багланышы турында сүз бара. Төрки дөнья кино ассоциациясе рәисе, танылган төрекмән кинорежиссеры Хуҗаколый Нарлиев та әлеге идеягә югары бәя биргән иде.

Мәгълүмат өчен. Кичә Казанда I Халыкара төрки кино фестивале ачылды. Ул 21 – 25 март көннәрендә уза. Кинофорумда Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азербәйҗан һәм Төрекмәнстан вәкилләре катнаша. Россия регионнарыннан Татарстан, Башкортстан, Якутия, Хакасия, Төньяк Кавказ һәм Чувашстан фильмнары күрсәтеләчәк. “Татарстан” моннан 9 ел элек төшерелгән “Бибинур” фильмы белән катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10