ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Сургутта Нәүрүз бәйрәме зурлап билгеләп үтелгән

22 март 2018, 16:24 , Фото: http://tatar-congress.org

Сургутта Нәүрүз бәйрәме зурлап билгеләп үтелгән Бәйрәмдә һәр халык үзенең милли ашларын, музыка коралларын, өс киемнәрен, мәдәният-сәнгатен, милли уеннарын тәкъдим итте.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 21 март көнне Сургутта мөселман халкы Нәүрүз бәйрәмен каршы алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Соңгы елларда язны каршылау күркәм гадәткә әверелде. Нәүрүз бәйрәме - мөселман һәм иран халкының көн белән төн тигезләшкән вакытта, язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган  матур йоласы ул.

Татарда бу бәйрәм кайчан үткәрелә башлаган соң? Тарихка күз салыйк әле.

«Нәүрүз» бәйрәме болгарларда ислам динен кабул иткәнчегә кадәр, VII гасырда ук барлыкка килә. Аны болгарлар Каспий буенда яшәгәндә үк бәйрәм иткән. Бәйрәмнең чишмә башы төркиләргә барып тоташа. Төркиләр Ерак Көнчыгыштан Каспий буена күчеп килгәч, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. 762 елда Кадрәк хан Идел буенда үз дәүләтен төзегәч, җир эшкәртү төп кәсепләренең берсенә әверелә. Нәүрүз алга таба яңа көнне каршы алу гына түгел, язгы кыр эшләренә әзерләнә башлауны да искәртә. Ә алга таба җир эшкәртү йолалары бәйрәмдә төп урынны били. Кышлаган орлыкларны шыттырып карау, өстәлгә фәкать баллы ризыклар гына кую, болар барысы да - яхшы уңышка ишарә ясау», - диде Ханты-Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәнәре докторы, профессор Рәфис Шәймәрдәнов.

Бәйрәмдә һәр халык үзенең милли ашларын, музыка коралларын, өс киемнәрен, мәдәният-сәнгатен, милли уеннарын тәкъдим итте.

Сургут шәһәренең Р.Ульбеков җитәкчелегендәге татар милли-мәдәни мохтарияте, аның уң кулы Р.Садыйков, активистлар Г.Вәлиева, Р.Бакиева, Г.Зыятдинова, Н.Җиһаншина җитәкчелегендәге «Сандугач» җыр-бию ансамбле коллективы, биюләрне сәхнәгә куючы А.Әхмәтҗанова, аш-су осталары С.Каранаева, Т, Мөхибуллина, Г.Фәтхулова, «Түбәтәй» тиз туклану челтәре җитәкчесе Вадим Дмитриевның зур тырышлыгы, ХМАО-Югра татарларының төбәк милли- мәдәни мохтарияте рәисе Таһир Саматов һ.б. күп кенә татар җанлы милләттәшләребез бердәмлек күрсәтеп, Нәүрүз бәйрәмен оешыруда үзләреннән зур өлеш кертте. Туган якларыннан аерылсалар да, милләттәшләребез үзләрен Себер төбәгенең ныклы хуҗасы итеп тоя, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауны алгы планга куеп яшәүне дәвам итә, диелә Сургуттан Гөлчәчәк Фәтхулова язмасында .

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10