ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан

22 март 2018, 15:41

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны арткан 12-18 март көннәрендә әлеге авырудан интегүчеләр саны артып, бу чирне яңа гына эләктергән 26 мең 975 кеше теркәлгән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстанда ОРВИ белән авыручылар яңадан арткан. 12-18 март көннәрендә әлеге авырудан интегүчеләр саны артып, бу чирне яңа гына эләктергән 26 мең 975 кеше теркәлгән. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Моңа кадәр күзәтчелек органы белгечләре 1-12 март көннәрендә Татарстанда ОРВИ белән авыруның нибары 16 мең 76 очрагы теркәлүе хакында белдергән иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10