ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән

Мәдәният

Татарстан кызы Ташкентта “MISS UNION FASHION 2018” бәйгесендә җиңгән

22 март 2018, 16:33

Ташкентта Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Язгы Нәүрүз бәйрәме алдыннан  Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә беренче тапкыр Азия, Африка һәм Европа илләре вәкилләре арасында “MISS UNION FASHION 2018” халыкара бәйгесе узды. 20 мартта “Заркайнар” мода галереясендә узган бәйге “Miss Union” проектына нигез салучы, шулай ук “Gulnara Fashion” дизайнер компаниясен булдырган Гөлнара Мөхәмәдова тарфыннан оештырылган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге хәбәр итә. 

Бәйгедә катнашучылар үз ил традицияләренең, матурлыкның һәм дуслыкның бердәмлеген күрсәтә алган. Бәйге нәтиҗәсендә Казахстан вәкиле Җания Сайитдҗапар Гран-прига лаек булган.

Бер үк вакытта социаль челтәрләрдә (фейсбук һәм инстаграмда) онлайн-тавыш бирү барган. Биредә иң күп тавышны Татарстанны һәм Ташкент татар диаспорасын тәкъдим иткән Кристина Кәримова җыйган. Кристина Miss Online титулыннан тыш, Miss Photomodel булып та танылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10