ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

“Татар-информ”да Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне турында сөйләячәкләр

22 март 2018, 17:07

“Татар-информ”да Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне турында сөйләячәкләр  Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). Иртәгә, 23 мартта, 12.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көненә багышлана.

Матбугат конференциясендә Республика клиник туберкулезга каршы көрәш диспансеры баш табибы Алексей Алексеев, баш табиб урынбасары, баш балалар белгече-фтизиатр Рәмзия Фатыйхова, территорияне санитар саклау бүлеге җитәкчесе (Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе) Луиза Борисова катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10