ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Теләчедә турнирның абсолют батыры исеменә Балтач егете лаек булды

22 март 2018, 23:00 , Фото: Теләче

Теләчедә турнирның абсолют батыры исеменә Балтач егете лаек булды Теләчедә узган кул көрәшендә район укучылары белән беррәттән, Кукмара, Балтач районнарыннан да яшь спортчылары көч сынашты.

(Теләче, 22 март, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Бу көннәрдә Теләче районында яшүсмер егетләре һәм кызлары, яшьләре кул көрәше спорты белән җенләнеп яшәде дисәң дә була. Ике көн дәвамында “Батыр” спорт комплексында узган ярышларда яшүсмер егетләр һәм кызларның, гомумән, яшьләребезнең актив катнашуы, кул көрәше спортының районда шул дәрәҗәдә популяр булуы шул хакта сөйли дип хәбәр ителә район газетасында.

Батыр" спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәким Хәниф улы Һадиуллин призына ике көн дәвам иткән кул көрәше буенча ачык районара турнир бик оешкан төстә узды. Анда район укучылары белән беррәттән, Кукмара, Балтач районнарыннан да яшь спортчылары көч сынашты. Ярышларының беренче көнендә 2004-2006 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар көч сынашса, икенче көнне 2001-2003 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар белән 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ир-егетләр кул көрәштерде. Ярышларның беренче көнендә яшүсмер кызлар арасында Ландыш Әскарова (Балтач), Ләйсән Әскарова (Балтач), Диана Әминова (Кукмара), Аделия Закирова (Кукмара), Диана Гайнанова (Кукмара) Алсинә Садыйкова (Балтач) Гүзәл Сафина (Олы Нырсы) чемпион исеменә лаек булса, яшүсмер егетләр арасында Сергей Митрофанов (Шармыш), Рафил Мөхәммәтшин (Баландыш), Рәсүл Гаязетдинов (Югары Кибәхуҗа), Алмаз Мәхмүтов (Сауш), Ильяс Мөхәммәтшин (Кукмара), Динар Фатыйхов (Үзәк), Вадим Арсентьев (Шармыш), Илназ Галимов (Югары Кибәхуҗа) турнирның җиңүчесе булдылар. Командалар беренчелегендә призлы урыннарны Үзәк, Теләче һәм Олы Нырсы урта мәктәпләре яулады.

Ә 17 март көне узган ярышларда Олы Нырсы, Теләче һәм Алан урта мәктәбе укучылары алдынгы урыннарга чыкты. Шәхси беренчелектә исә яшүсмер кызлар арасында Кристина Сидорова (Балтач), Рәмзия Гаязетдинова (Балтач), Айгөл Рәхимова (Балтач), Индира Николаева (Балтач), Әминә Тимерова (Кукмара), Ләйсән Шәймәрданова (Югары Кибәхуҗа) чемпион исеменә лаек булдылар.

Ә егетләр дигәндә, теләчелеләр алдыра.

Яшүсмер егеләр арсында Салават Гыйззәтуллинга (Теләче), Слават Фәсхиевка (Баландыш), Айтуган Галимовка (Олы Мәтәскә), Илназ Якуповка (Кукмара), Динар Закировка (Теләче), Сирин Әлмөхәммәтовка (Олы Нырсы), Илнур Вәлимөхәммәтовка (Олы Мишә) тиңнәр табылмады.

Ә 200 елда һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арсында барган бәйгедә үз үлчәү авырлыкларында Айдар Хәмитов (Теләче), Радик Карабаев (Алан) Марат Әхмәтҗанов (Балтач), Рәмис Галимҗанов (Теләче) җиңүче булып танылдылар. Турнирның абсолют батыры исеменә Балтач егете, Россия чемпионы Марат Әхмәтҗанов лаек булды. Абсолют беренчелек өчен барган көрәш турнирның иң мавыктыргыч мизгелләре булды. Ярышларның һәр ике көнендә дә призерларга диплом, медаль һәм акчалата бүләк, ә җиңүче командаларга Кубок тапшырылды. Моннан тыш, ике көндә дә ярышларда катнашучылар кайнар ризык белән тәэмин ителделәр. Ике көн дәвам иткән ярышларда үзе дә булып, аны оештыруда матди һәм рухи ярдәм күрсәткәне өчен Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе дирекциясе ярышларның төп иганәчесе Хәким Каниф улы Һадиуллинга зур рәхмәт белдерә. Кем өчен дә үрнәк булырлык гамәл, диелә район басмасында.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10