ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада Халыкара шигърият көнендә Әнгам Атнабаев шигырьләрен укыдылар

22 март 2018, 17:37

Әлеге чара Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы оешуының 60 еллыгына багышланды.

(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Уфада Халыкара шигърият көнендә студентлар һәм укучылар Әнгам Атнабаев, Фәрит Габдрәхим, Рим Идиятуллин, Халисә Мөдәрисова, Лилия Сәгыйдуллина, Мөнир Вафин, Марат Кәбиров, Эльверт Хаматшин, Нурия Измайлова  шигырьләрен укыдылар.

“Туган як шигърияте” бәйгесенең төп максаты – республикада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗатын тарату, туган телгә, сәнгатьле сүзгә игътибар юнәлтү, мәхәббәт тәрбияләү. Узган елларда бу ярышта бары тик республиканың югары уку йортлары студентлары гына катнаша иде. Быел мәктәп укучылары да кушылды. Читтән торып оештырылган бәйгедә 12 районнан кырык укучы катнашты. Беренче урынны – Чакмагыш, Гран-прины Краснокама районы укучылары яулады.

Югары уку йортлары студентлары арасында узган бәйгедә Башкорт дәүләт университеты һәм аның Стәрлетамак бүлекчәсе, Башкорт дәүләт медицина университеты, Уфа дәүләт сәнгать институты һәм Стәрлетамак медицина көллияте студентлары катнашты.

Студентлар арасында беренче урынны Башкорт дәүләт медицина университеты, Гран-прины Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары алды.

Бәйге Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасы оешуының 60 еллыгына багышланды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10