ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
«Росатом» WorldSkills Kazan-2019 чемпионатының стратегик партнёры булачак
"Нәүрүз" театраль-белем бирү форумында Достоевский әсәрләре буенча спектакль куела
Бангладеш Премьер-министры рохинья мөселманнарын кире Мьянмага кайтарырга өнди
Төрки телле илләрдә пешекчеләр азык-төлек куркынычсызлыгы буенча онлайн-курслар үтә
Татарстанның мордва милли җәмгыяте рәисе: Телләрне ихтыяри укыту милләтләрне юк итәчәк

Җәмгыять

“Тоталь диктант”ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла

22 март 2018, 20:33

Дәресләр һәр чәршәмбе проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 14 апрельдә узачак “Тоталь диктант”ка әзерләнү өчен бушлай курслар оештырыла. Бу хакта “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

14 апрель көнне 80 ләп илдә хатасыз язуны тикшерүгә юнәлдерелгән “Тоталь диктант” халыкара акциясе узачак. Әлеге диктант өчен текст язу “Большая книга” премиясе лауреаты, язучы Гүзәл Яхинага тәкъдим ителгән. Ул “Иртә”, “Көндез”, “Кич” дигән өч өлештән торган текст әзерләгән. Алга таба алар язучының “Дети мои” исемле яңа романына кертеләчәк.

Проектны оештыручылар әйтүенчә, диктант язарга җыенучылар аңа рус теленнән онлайн-курсларда әзерләнә алачак. Алар диктантка кадәр һәр чәршәмбе уздырылачак. “21 март көнне дөньяның теләсә кайсы иленнән теләүчеләр “Тоталь диктант”ка бушлай онлайн-курсларда әзерләнә алачак”, - диелә хәбәрдә. Дәресләр проектның рәсми сайтында 15.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә үтәчәк. Әезрлек барышында акциядә катнашырга теләүчеләр диктант язганда кирәкле кагыйдәләрне искә төшерә алачак. Диктант язылгач та, нәтиҗәләр ясау буенча өч дәрес узачак – анда тоталь диктантның өч өлешенә онлайн-анализ ясалачак.

“Тоталь диктант” проекты җитәкчесе Ольга Ребковец онлайн-курсларга кызыксынуның артуын, ел саен аңа 2-3 мең кеше кушылуын билгеләп узган. Былтыргы курсларда 112 мең катнашкан.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10