ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

“Шереметьево” аэропорты йөк ташучысы багаждан 56,5 мең евро урлаган

22 март 2018, 20:18

Багаж хуҗасы 5 миллион евроның тулы дәрәҗәдә булмавын самолет Казахстанга төшкәч кенә искәргән.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”). “Шереметьево” аэропорты хезмәткәре Мәскәү коммерция банкы йөгеннән 56,5 мең евро урлаган, дип хәбәр итә “Известия”.

Йөкне кабул итүче тиешле 5 миллион евроның тулы дәрәҗәдә булмавын самолет Казахстанга төшкәч кенә искәргән.

Хокук саклау хезмәткәрләре акчаны Мәскәү өлкәсендә яшәүче һәм аэропортта йөк ташучысы булып эшләүче 28 яшьлек ир-ат алганын ачыклаган. Ир-атны эш урынында тоткарлаганнар, ул үз гаебен кире какмаган.

Шәхси әйберләрен тикшергәндә аэропорт хезмәткәрләре 10 мең евро тапкан. Калган сумма өендә булган. Тоткарланучы полицейскийларга төргәкне пычак белән кисүен һәм берничә пачка алуын, җитмәүчелекне сизмәсләр дип уйлавын җиткергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10