ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
18 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Илшат Сәетов татар кешесе мәдәни проектларга акча бирергә өйрәнәчәк дип саный
Менделеевск районында балалы гаилә юл һәлакәтенә очраган
Васил Шәйхразиев лидерның артыннан барырлык командасы да булырга тиеш дип исәпли
Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән

Мәдәният

Азнакайның яшь талантлары бәйгедә сыналды

23 март 2018, 01:00 , Фото: Маяк

Азнакайның яшь талантлары бәйгедә сыналды Әлеге бәйгедә районның 25 мәгариф оешмасыннан 400 дән артык бала катнашты.

(Азнакай, 23 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Яшь азнакайлылар «Без бергә» республика конкурсының муниципаль турында үз көчләрен сынадылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Әлеге бәйгедә районның 25 мәгариф оешмасыннан 400 дән артык бала катнашты.

Конкурс кече һәм өлкән төркемнәрдә «Инструменталь ансамбль», «Модалар театры», «Халык вокалы», «Халык ансамбле», «Сәнгатьле сөйләм», «Хореография», «Иҗади гаилә», «Декоратив гамәли эшләр», «Халык курчагы», «Иң яхшы күргәзмә композиция», «Осталарның гаилә династиясе», «Туган ягым» фотоконкурсы номинацияләрендә үтте.

Азнакай данын 5 апрельдә Мөслим район үзәгендә узчак зона турында беренче дәрәҗә лауреат булучылар: 8 нче мәктәпнең «Наз», Балалар иҗат үзәгенең «Сандугач», 7 нче мәктәпнең «Казаки» ансамбльләре, 4 нче лицейдан җырчылар Нәзилә Гыйльфанова, 2 нче мәктәптән Илида Мөлекова, Язилә Хәсәнова, Балалар иҗат үзәгеннән Ксения Коршунова, 1 нче мәктәптән Разалина Гомәрова, 9 нчы мәктәптән Әдилә Алчина, гимназиядән Асибаковлар гаиләсе, 2 нче мәктәптән Тимировлар гаиләсе, Балалар иҗат үзәгеннән «Мирас», Актүбә 1 нче мәктәбеннән «Яшьлек», гимназиядән «Кәҗүл читек» бию коллективлары, 9 нчы мәктәптән биюче Ислам Хәмидуллин, сәнгатьле сөйләм буенча Татшуган башлангыч мәктәбеннән Ясминә Сибгатуллина, Сарлы мәктәбеннән Рәмзилә Сәйфетдинова, 8 нче мәктәптән Альмира Латыйпова, 7 нче мәктәптән Алия Заһидуллина яклаячак.

Шулай ук күргәзмәләрдә һәм фотоконкурста гран-при яулаган эшләр дә зона турында катнашачак.

Конкурста җиңүчеләрне мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов бүләкләде.

– «Без бергә» дип юкка гына аталмаган бу бәйге. Чыннан да, ул республикабызда яшәүче милләтләрне генә түгел, ә гаиләләрне, иҗат коллективларын, балаларны да берләштерә, бер-берсенә якынайта, күпме талантларны ачарга булыша, – диде ул.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10