ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Нижневартовскиның «Патриот» үзәгендә Муса Җәлил исемендәге музей залы ачылды
Армия генералы Валерий Герасимов хәрби хезмәттәшлекнең перспективалары яхшы булуын әйтте
Татар хор музыкасының “XXI гасыр энҗеләре” фестиваленең гала-концерты Тукайга багышлана
Римма Ратникова Казан шәһәре ревматология үзәген 25 еллыгы белән котлады
Уфада «Әр-Рәхим» мәчете төзиләр

Дин

Мөфти Камил Сәмигуллин бер көндә ике медаль белән бүләкләнде

23 март 2018, 08:16 , Фото: http://dumrt.ru

Мөфти Камил Сәмигуллин бер көндә ике медаль белән бүләкләнде Медальнең берсен - РФ Югары Суды каршындагы Суд департаменты, икенчесен “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тапшырды.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). Татарстан Мөфтиенә “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медален тапшырдылар. Бу хакта Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия Федерациясенең Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медале белән бүләкләнде. Республика мөселманнары башлыгына бүләкне Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов тапшырды. Җәүдәт Миргазыйм улы Камил хәзрәткә нык сәламәтлек һәм Татарстан мөфтие вазифасын башкаруда вә җаваплы карарлар кабул итүдә уңышлар теләде.

Татарстан Мөфтие “Ярдәм” хәйрия фонды советы рәисе, Татарстан Мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовтан да котлау кабул итте. Ул Камил хәзрәткә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды медален тапшырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10