ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Җәмгыять

Бүген Россиядә Гидрометеорология хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә

23 март 2018, 09:00 , Фото: архив tatar-inform

Бүген Россиядә Гидрометеорология хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә Ул 1961 елдан билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Метеорология көне уңаеннан, РФ Президенты махсус указы нигезендә 2008 елның 19 маенда рәсмиләштерелде.

(Казан, 23 март, "Татар-информ"). 1961 елдан башлап һәр елны 23 мартта Бөтендөнья Метеорология көне бәйрәм ителә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Россиядә Гидрометеорология хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә башлады. Ул 2008 елның 19 маенда РФ Президентының “Гидрометеорология хезмәткәрләре көне турында”гы 812нче указы нигезендә рәсмиләштерелде.

Россия Гидрометеорология хезмәте бай тарихка ия. 1834 елның апрелендә Санкт-Петербургта император Николай I имзасы белән беркетелгән һәм закон көченә ия булган документ нигезендә Нормаль магнит-метеорология обсерваториясе төзелә. Шул вакыттан башлап Россиядә метеорология һәм магнит кыры күзәтүләре бердәм күрсәтмә буенча алып барыла башлый.

Calendar.ru Истәлекле көннәр сайты хәбәр иткәнчә, XX гасырга илдә барлыгы 1400 метеорология күзәтү станциясе исәптә булган.

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсенең максаты – гидрометеорология хезмәте күрсәтүнең, һава торышын фаразлау һәм алдан кисәтүнең сыйфатын яхшырту. Ә бу үз чиратында халыкның тормыш иминлегенә зыян килүне булдырмауга, икътисадый югалтуларны алда күрә белергә һәм әзерлек күрергә ярдәм итә.

Табигать шартларын алдан анализлау якынча 40%ка кадәр икътисадый югалтуларны булдырмый калырга ярдәи итә, ди Россия метеорологлары.
Кешеләрнең үз-үзен яхшы хис итүе, психологик иминлеге дә табигый аномалияләрне алдан белеп тору белән дә бәйле, ди белгечләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10