ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Казанда ике көнгә Камалиев урамын ябалар

23 март 2018, 09:18

Җиңү проспектында төзелә торган бина мәйданчыгына керү өчен юлны җайлаштырачаклар.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Казанда Җиңү проспектында төзелә торган 141/1 бина тирәсендә ике көнгә Альберт Камалиев урамын ябалар. Бу хакта мэрия порталы хәбәр итә.

Хәрәкәт өчен юлны өлешчә ябу 23 мартта 22.00 сәгатькә планлаштырылган. Урамны 25 мартта ачарга ниятлиләр. Биредә төзелеш мәйданчыгына керү өчен юлны җайлаштырачаклар.

Машина йөртүчеләргә бу участокны вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләре буенча урап узарга туры киләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10