ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яңа Чишмә районына яңа прокурор билгеләнгән

23 март 2018, 09:34 , Фото: пресс-служба прокуратуры РТ

Яңа Чишмә районына яңа прокурор билгеләнгән Бүген Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы боерыгы белән Яңа Чишмә районы прокуроры вазифасына юстиция киңәшчесе Станислав Козлов билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков бүген район прокуратурасы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Станислав Козлов 1979 елның июлендә Алабугада туган. 2001 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 2007 елдан Алабуга шәһәре прокуроры ярдәмчесе вазифасында эшли башлаган. 2010 елда Козлов өлкән ярдәмче вазифасын биләгән, ә 2015 елда Алабуга прокуроры урынбасары булып эшли башлаган.

Өйләнгән, өч баласы бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10