ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россия Мәгариф министрлыгы яңартылган Федераль белем бирү стандартларын тәкъдим итте

23 март 2018, 11:27

Барлык үзгәрешләр дә төп белем бирү программасының мәҗбүри өлешенә генә кагыла, дип билгеләп үтте Ольга Васильева.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча советы утырышы узды. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әйтүенчә, яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын эшләү барышында  Стандартларның гомуми концепциясе үзгәрмәгән, структура сакланган һәм төп белем бирү программаларын гамәлгә кую нәтиҗәләренә таләпләр сакланган.

Барлык үзгәрешләр дә төп белем бирү программасының мәҗбүри өлешенә генә кагыла, дип билгеләп үтте Ольга Васильева.

Россия мәгариф һәм фән министры Федераль дәүләт белем бирү стандартларының яңа редакциясен 300 дән артык белгеч әзерләвен, алар арасында Россия Фәннәр академиясе, Россия Мәгариф академиясе, Мәскәү дәүләт педагогика университеты вәкилләре дә булуын әйтте.

Совет әгъзаларының тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Федераль дәүләт белем бирү стандартлары проекты күпчелек тарафыннан үзгәрешсез кабул ителгән. Проектны эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр 28 мартка кадәр кертеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10