ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Экстремизмга каршы теманы яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан ителде

23 март 2018, 13:34 , Фото: Султан Исхаков

Экстремизмга каршы теманы яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан ителде 1 урын өчен 55 000 сум, 2 урын 40 000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы экстремизмга каршы теманы яктырту буенча журналистлар арасында бәйге игълан итә.

Конкурс «Иң яхшы телесюжет (телетапшыру)», «Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)», «Басма матбугат чараларындагы иң яхшы язма», «Интернет матбугат чараларындагы иң яхшы язма» һәм «Социаль челтәрләрдәге иң иң яхшы блог (аккаунт, төркем)» номинацияләр буенча үткәрелә.

Һәр номинациядә җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак. 1 урын өчен 55 000 сум, 2 урын өчен 40 000 сум күләмендә акчалата бүләк биреләчәк.

2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәрге чорда иҗат ителгән татар яки рус телендәге эшләр (өчтән дә ким түгел) 2018 елның 29 июленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2, 6нчы кат, оештыру бүлеге.

Оештыру бүлеге башлыгы - Тетерина Марина Михайловна, тел.8 (843)570-31-06, e-mail: Marina.T@tatar.ru.

Конкурс нигезләмәсе белән тулырак Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы сайтында танышырга мөмкин. 

"Татар-информ" “Татмедиа” халыклар һәм диннәр арасында мөнәсәбәтләрне яктырткан эшләргә бәйге игълан итте, дип язган иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10