ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Сәясәт

Төркия, Россия һәм Иран президентлары очрашуы Анкарада 4 апрельдә узачак

31 март 2018, 15:42

Өч ил җитәкчесе очрашуы алдыннан Анкарада Югары дәрәҗәдәге Россия – Төркия хезмәттәшлек советының җиденче утырышы була.

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Чәршәмбе, 4 апрельдә, Анкарада Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Россия президенты Владимир Путин һәм Иран президенты Хәсән Руханиның Сириядәге хәлләрне көйләү темасына очрашулары уза. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Төркия дәүләте башлыгы хакимияте хәбәр итүенчә, өч ил лидеры очрашуы алдыннан 3 апрельдә Анкарада шулай ук Югары дәрәҗәдәге Россия – Төркия хезмәттәшлек советының җиденче утырышы була.

Югары дәрәҗәдәге Россия – Төркия хезмәттәшлек советы утырышы Эрдоган һәм Путин рәислегендә узачак. Ул Төркия-Россия багланышларындагы шактый мәсьәләләрдә фикер алышуга багышланачак. Очрашуда катнашучылар, биредә ике илнең дә министрлары катнашачак, төбәк һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге темаларга кагылачак.

Путин Төркиягә эшлекле сәфәре кысаларында “Аккую” атом электр станциясенә фундамент салу рәсми чарасында катнашачак.

Төркия дәүләте башлыгы хакимиятендә шулай ук Төркия һәм Иран президентларының ике яклы очрашуы әзерләнүе турында да хәбәр ителә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10