ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Кемерово губернаторы Аман Тулеев вазифасыннан китә

1 апрель 2018, 09:33

Ул 20 елдан артык бу вазифада эшли.

(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга эшеннән азат итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Телеграм-каналда Тулеевның "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге фаҗига турында мөрәҗәгате чыкты. "Мондый катлаулы йөк бөлән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел", - ди ул һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә. Тулеев "булдыра алган барысын да эшләдем", дигән.

Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде.

Россия Президенты губернатор вазифаларын башкаручыны билгеләячәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Соңрак РИА Новости хәбәр иткәнчә, Владимир Путин Аман Тулеев урынына губернатор вазифаларын башкаручы итеп вице-губернатор Сергей Цивилевны билгеләгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10